erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“ФОРПОСТ” оешмасына рәхмәт

Йөрәктән-йөрәккә

  Редакциягә райондашларыбызның рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итүе аеруча күңелгә рәхәт. Казан шәһәрендә яшәүче Людмила Яшина да узган атнада рәхмәт әйтер өчен редакциягә килде.

  “Арчада яшәүче туганыбыз Елизавета Коваленкога ярдәм итүче игелекле балаларга рәхмәт әйтергә кайттым”, – дип килеп керде ул безгә. Алдагы елларда Елизавета ханымга туганнары чиратлап ярдәм иткән булса, быелгы кышта аңа районның “Форпост” оешмасындагы егет-кызлар ярдәм кулы суза. Берничә тапкыр йорт тирәсен кардан чистарта, 8 Март бәйрәме белән котлап Елизавета Коваленкога күчтәнәчләр китерә алар.

  “Янәшәбездә шундый яшьләрнең булуын белү рәхәт. Кирәкле вакытта ярдәм итүче “Форпост” оешмасына һәм аның җитәкчесе Илназ Зәйнуллинга туганыбыз һәм үзебезнең исемнән киң күңелле булулары өчен чын йөрәгемнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, – диде Людмила ханым.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районыбызда игелекле эшләр башкаручы волонтерлар белән бергә “Форпост” оешмасының күрсәткән ярдәме дә санап бетергесез күп. Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге Арча районында үз эшен 2006 елдан башлап җибәрә һәм муниципаль оешма буларак 2010 елда рәсмиләштерелә. Бүгенге көндә мәктәпләрдә – 32, студентлар арасында – 3, һәм район яшьләре тупланган бер “Форпост” отряды исәбендә 381 егет һәм кыз бар. Районыбызның махсус уку йортларында һәм мәктәпләрнең югары сыйныфларында белем алучы бер төркем актив яшьләр күзгә күренми торган эшләр башкара. “Сезнең оешма нинди эшләрдә катнаша, дип сорыйлар миннән. Нинди эшләрдә катнашмавын санавы җайлырактыр. Безнең егет-кызлар бөтен җиргә өлгерә. Төрле чараларда, тантаналарда куркынычсызлыкны саклыйбыз, төрле яктан ярдәм кулын сузабыз, үзебез дә уку йортларында тәрбияви һәм спорт чаралар оештырабыз, районара флешмоблар, акцияләр уздырабыз, кече һәм өлкән райондашларга башкара алмаслык эшләрендә булышабыз. Моннан тыш һәрдаим төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып торабыз. Бигрәк тә район һәм республикакүләм зур чараларда актив катнашып бара торган активистларны ассызыклап үтәсем килә. Алар белән без атна саен җыелып сөйләшәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз һәм планнар корабыз. Алар – минем уң кулларым”, – диде Арча районы “Форпост” оешмасы җитәкчесе Илназ Зәйнуллин.

Сәламәт яшәү рәвешен сайлап, патриотик тәрбия өчен җанатып яшәүче, үзләреннән соңгы буынга нык-лы тәрбия бирергә омтылып, өлкәннәрне кайгыртучы районның актив яшьләренә әле тагын күпләрнең рәхмәт сүзләре әйтәчәгенә шигебез юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре форпост

2
X