erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шундый данлыклы, олы яшьтәге кешене кешечә соңгы юлга озата алмаганнар»

Бөек Ватан сугышы ветеранын яңадан җирләячәкләр

Алабуга районында Бөек Ватан сугышы ветераны 93 яшьлек Хәниф Ашраповны зиратның юл өстенә үк диярлек җирләү республикада шау-шу куптарды.

Интернет булмаса, кайбер җитәкчеләрнең ветераннарга карата  мондый мөнәсәбәтен белмичә дә калган булыр идек, бәлки. Әмма мәрхүм Хәниф аганың оныгы Галина Әхмәтҗанова бу хакта интернетта язып чыкты. Әлеге вакыйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җитте. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу уңайдан Алабуга җитәкчелегенә шелтә белдерде.

Алар берничә генә калды бит инде. Аларны (ветераннар хакында сүз бара - Л. Л). Дан аллеяларында җирләргә, тиешле хөрмәтне күрсәтергә кирәк.
Телибезме - теләмибезме, республика белән Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы кешене озатачакбыз. Тормышны туктатып булмый, әмма аларга хөрмәтне исән вакытларында күрсәтергә кирәк. Бу битарафлык. Бүген минем йөкләмәм буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы төркеме Алабугага китте. Бу Алабуганы бизәми. Шундый данлыклы, олы яшьтәге кешене кешечә соңгы юлга озата алмаганнар ", - дип дәгъвә белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Аның сүзләренчә, башка субъектларда солдатлар ветераннарның өенә килеп, гимннар җырлап, туган көннәре белән тәбрик итә. Ник Татарстанда юк бу, безнең хәлдән килә торган эш бит, ди парламент җитәкчесе.
"Анда төрле сәбәпләр булгандыр.

Мөселманнарда бит кичтән вафат булган кешене иртән җирләргә кирәк. Ул фактор да булгандыр, әмма бу аклану түгел. Сез күз уңыннан ычкындыргансыз! Бу юнәлештәге эшләр өчен җавап бирүчеләр җәзага тартылачак. Ә ветеранны яңадан җирләрбез, мөгаен", - дип шелтәләде Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга районы җитәкчелеген.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    13 яшьтэн сугышта булды микэнни?

    2
    X