erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Фронтка баручы сугышчыга кораллану белән ярдәм – сугышта катнашуга тиң

Быел илебез вәхшәтлеге белән күңелләргә кереп калган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә.

Бөек Ватан сугышы халкыбыз өчен зур сынау гына түгел, батырлык, бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек мисалы булып калды.
Бу сугыш һәрберебезнең гаиләсенә кагылган, югалтулар бик күп булган, үзебезнең Татарстан җирлегебездән дә әтиләребез, бабаларыбыз – миллионнарча ир-ат – үз җирләре, гаиләләре, диннәре өчен шул сугыш кырында ятып калган. Без, бүгенге буын кешеләре, бу сугышта катнашкан, ирегебез өчен көрәшкән бабаларыбызның, тылда булган әбиләребезнең батырлыгын онытмаска, аларның хәтерен мәңге сакларга, алар өчен һәрвакыт догада булырга тиеш. 
Бөек Ватан сугышы вакытында батырлык һәм фидакарьлек фронтта гына түгел, ә тылда да күрсәтелә. Тылда калган хатын-кызлар, картлар, балалар сугышның авыр елларында Ватан өчен зур эшләр башкара. Үзләре ач-ялангач, авыр эшләрдә (заводларда, басуда, госпитальләрдә) эшләп, бар булганын диярлек фронттагы сугышчыларга җибәреп барган. Тарихка күз салсак, сугышның беренче дүрт аенда гына да Татарстанның җиңел сәнәгате фронтка 2 миллион тирәсе формалы кием, плащ-палаткалар, миллионнан артык пар аяк киеме җибәргән. Республикабыз, илебезнең башка күп төбәкләре кебек үк, мөһим тыл үзәге булган. Моннан фронтка корал, азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар җибәрелеп торган. Өлкән буын хәтерлидер, авылларда элек сугыш чорында тракторчы, комбайнчы булып көн-төн басуда эшләгән әбиләр исән иде әле. Ул вакытта алар яшь кенә кызлар, ир-атлар булмагач, бу авыр эшне дә кемгәдер башкарырга кирәк. 

Тылдагы батырлык ул – көн саен авырлыкларга каршы тору, үз-үзеңне, нәфесеңне онытып, җиңү өчен эшләү. Тылдагы балалар, хатыннар, картлар фронттагы солдатлар кебек үк батырлар булган, кеше гомере өчен көрәшкән. Сугыш башланганнан соң, илебез мөселманнары, үткән үпкәләрне онытып, барысы да Ватаныбызны яклауга өлешләрен керткән. Алар армиягә дә булышкан, фронтка акча җибәргән, солдатларга ашар ризык, дошманга каршы торырга кораллар тапкан.

1942 елның маенда Уфада ислам дин әһелләре съезды була. Анда чыгыш ясап, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Габдрахман Рәсүлев болай дип әйтә: “Бүген яу кырында кулларына корал тотып, тылда, фабрика һәм заводларда үз хезмәте белән җиңү эшенә ярдәм итмәгән бер генә кеше дә юк. Фронтка баручы сугышчыга кораллану белән ярдәм – сугышта катнашуга тиң. Фронтка киткән сугышчыларның эш урыннарын алган ирләрнең һәм хатын-кызларның тыныч хезмәте сугышта катнашуга тиң”.

Шундый фикерле имамнарыбыз халыкны һәрдаим куәтләп торган. Бөек Ватан сугышы безгә бердәмлекнең, дуслыкның һәм Ватанны сөюнең кыйммәтен күрсәтте. Хәзерге заманда без бу вакыйгаларны искә алып, яңа буынга тынычлыкны саклауның, Ватанны сөюнең һәм башка милләт кешеләренә хөрмәт күрсәтүнең әһәмиятен аңлатырга тиешбез. 

Бүгенге көндә дә безнең егетләребез батырлык, каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек күрсәтеп, махсус хәрби операциядә илебезнең иминлеген, бәйсезлеген һәм киләчәген саклау өчен көрәшә. Безнең егетләр – безнең каһарманнар. Алар авырлыкларга чыдамлылык белән каршы тора, Ватанны яклау өчен үзләрен оныта. Аларның һәр хәрәкәте, һәр карары – илебезнең һәм халкыбызның киләчәге өчен бер көрәш булып тора.  Без бүгенге көндә бабаларыбызның һәм аталарыбызның батырлыгын дәвам итүче буын. Бөек Ватан сугышы вакытында кебек үк, бүген дә егетләребез Ватанны саклау өчен үзләрен фида кыла. 

Районнарда һәм авылларда гуманитар ярдәм оештыру – хәзер дә бик мөһим һәм кирәкле эш. Авылларда һәм шәһәрләрдә гуманитар йөкләр җыеп җибәрү халыкның бердәмлеген, дуслыгын һәм бер-беренә ярдәм итүен күрсәтеп тора. Бу эшләрдә бар ил катнаша: район җитәкчеләре, волонтерлар, мөфтият вәкилләре, имамнарыбыз, мәчетебезгә йөри торган мөселман кардәшләребез.  

Шунысы да бик мөһим, бу гуманитар йөкләрне мөфтиятебез үзе үк алгы сызыкка барып, солдатларның кулларына тапшыра алды.  Мөфтият вәкилләре алгы сызыкка барып, ничә тапкыр гуманитар йөкләрне илтте – бу аеруча җаваплы эш. Дини җәмәгатьнең һәм бөтен халыкның бердәмлеген күрсәтә. Аларның тырышлыгы һәм фидакарьлеге безнең бөтен җәмгыять өчен мисал булып тора. Сугышчылар янына күп кенә имамнарыбыз, шул исәптән мөфти Камил хәзрәт, берничә тапкыр барып кайта алды, алгы сызыкка хезмәт итәргә 4 полк имамы җибәрелде. 

Без бүген мәчетләрдә җыелып җомга намазларын укый алабыз. Алгы сызыкка барып кайткан имамнарыбыз сүзләренә караганда, анда мөселман егетләребез окопларда “мәчетләр” ясап, шундый җирдә дә намазларын калдырмый.  Аллаһы аларга җиңеллекләр бирсә иде һәм ошбу вакыйгаларны тиз арада җиңү белән әйләндерсә иде.  Әмин!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев