erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Футболчылар игелек эшли

Шимбә көн “Арча” спорт комплексында футбол ярышлары булды. Арчаның “Металл”, “Торнадо”—2003 елгылар, “Торнадо” – 2005 елгылар, Шәрык мәчете командасы һәм Әтнә, Теләче командалары уйнады.

 

Бу гади генә җыелу түгел иде. Командалар кименә 3әр мең сум акча җыйдылар. Күз алдында хәйрия тартмасы торды. Теләгән кеше анда да акча салды. Җыелган акчага азык-төлек, киемнәр алып, күп балалы гаиләләргә илтәсе. Барысы 12 гаилә. Алар балалары белән бирегә чакырылды да. Кафеда тәмләп чәй эчеп чыктылар, аннан футбол карадылар.

Ярышлар тантаналы шартларда башланып китте. Футболчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде һәм уңышлар теләде. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин догалар укыды. Район опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина игелекле эш эшләүче футболчыларга рәхмәт әйтеп, һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышлар күңелле барды. Футболны яхшы уйнаган уенчылар җыелган иде. Хәтта Арча егетләре арасында “Рубин” футбол клубында шөгыльләнгән егетләр бар иде. Арчаның “Металл” командасы 1нче урынны алды. Теләче командасы—2нче, Әтнә командасы 3нче урынны алды.

Әлеге чараны шәрык тәбәге территориаль үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин, район мөхтәсибе Әмир Миңнемуллин, эшмәкәр Руслан Әһлиев оештырып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X