erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кызлардан тора

Хатын-кыз гомер буе үз өстендә эшләргә, үзгәреп торырга тиеш. Чөнки акча эшләүче, нормаль юнәлеш белән баручы, эчми, тартмый торган ирләр аз. Хатын-кыз матур булырга бурычлы, чөнки ирләр күзләре белән ярата

Матур булыйк, бәхетле булыйк

Хатын-кызлар бүгенге көндә нинди генә һөнәр ияләре түгел – алар табиб та, төзүче, җитәкче, эшмәкәр, хәтта очучы да. Әмма кем генә булмасыннар, алар беренче чиратта хатын-кыз.

Арча сәнгать мәктәбендә узган ачык хатын-кызлар клубында сүз әнә шул хакта барды. Аны район хакимияте, район хатын-кызлар советы “Сөембикә” журналы белән берлектә оештырды. “Матур булыйк” дип аталган чарада хатын-кызлар өчен матурлык тудыручылардан “ТААРУГА” авторлык киемнәр остаханәсенә нигез салучы Екатеринбургтан Татьяна Ефремова, психолог Зөлфия Әлмөхәммәтова, косметолог, “RESEDAODOR” җитәкчесе Резеда Нурисламова катнашты.

Әлеге проектның авторы,  “Сөембикә” журналы җитәкчесе урынбасары Рәмзия Кашапова бик кызыклы итеп 19 гасыр ахырыннан алып бүгенгәчә киенә торган милли костюмнар, милли образлар, киемнәрдәге милли элементлар, аларны бүген ничек дөрес итеп куллану турында сөйләде.

Психолог Зөлфия Әлмөхәммәтова “Хатын-кыз бәхете формуласы” дигән чыгышында хатын-кызлар һәм ир-атларның үзара мөнәсәбәтен ачарга тырышты.

– Барлык хатын-кызлар бәхетле булырга тели. Ә безнең бәхет ир-атлардан башка мөмкин түгел. Соңгы вакытта без хатынлылык турында онытып җибәрдек, ир-атларны хөрмәт итми, аларны боза башладык. Элек мең парга икесе генә аерылышса, хәзер алар күпме? Онытмагыз, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кызлардан тора. Хатын-кыз гомер буе үз өстендә эшләргә, үзгәреп торырга тиеш. Чөнки акча эшләүче, нормаль юнәлеш белән баручы, эчми, тартмый торган ирләр аз. Хатын-кыз матур булырга бурычлы, чөнки ирләр күзләре белән ярата, – диде ул.

Аның чыгышыннан тагын күп кызыклы мәгълүмат биреп булыр иде. Тик хатын-кызлар колагына гына әйтеләсе сүзләр булуы искә төшеп, шушы урында нокта куям. Хәер, аңларга теләгәннәргә шушы берничә җөмлә дә җитә. Чыннан да, һәрчак матур булып калыйк, бәхетебезне югалтмыйк, аның өчен көрәшик. Ә ул, психолог әйтүенчә, фәкать бездән, хатын-кызлардан тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матур булу турында сөйләгәндә шунда ук бизәнү әйберләре күз алдына килә. Электән үк килгән ул бизәнү. Дөрес, бүген кызыл чөгендер белән ирен буяу, күмер кисәге белән сөрмә тарту юк инде. Хәзер натураль продукттан нинди бизәнү әйберләре генә ясамыйлар. Шул хакта Резеда Нурисламова сөйләде, киңәшләрен бирде. Соңыннан чарада катнашучыларга бушлай бит тиресен тикшерү үткәрде. Аның өчен махсус җиһазларга кадәр алып килгән иде.

Иң кызыгы ахырга калган булган. Екатеринбургтан Мәскәүгә Президент Сараенда үтәчәк форумга барышы булган модельер Татьяна Ефремованың. Рәмзия Кашапова соравы буенча вакыт табып Арчага килде. Бу форумга бары өч модельер гына сайлап алынган. Шуннан чыгып ук ул тәкъдим иткән киемнәрнең нинди затлы булуын аңларга була.

– Хәзер экостиль модага кереп бара. Ягъни, химиядән китү, миллилеккә кайту, милли элементлар кертү. Игътибар белән карасаң, безнең һәм Урал яклары  элементларында охшашлык бар, – диде Рәмзия Кашапова. – Күлмәк кию турында онытмагыз. Күлмәк яшәртә дә, аннан күлмәк кигән хатын-кызлар бәхетле дә була, диләр.

Ул эшлекле хатын-кызларга ничек киенергә кирәклеге турында сөйләде һәм киемнәрне тәкъдир итте. Ә модельләр үзебезнең районнан җитәкче урыннарда эшләүче хатын-кызларыбыз иде. Арча уку үзәгеннән килгән визажистлар бизәндереп тә куйдылар үзләрен. Болай да матур хатын-кызларыбыз –  модельләребез искиткеч иде. Киемнәрне алар тәнгә рәхәт, уңайлы, дип мактадылар. Күзгә үк ятыш матурлыклары турында әйтеп тә торасы юк.

Әнә шундый матур чара булды ул. Кызыклы гына түгел, файдалы да. Мондый очрашулар, аралашулар, киңәшләр без, хатын-кызларга бик кирәк икән. Сирәк булса да. Чөнки дөнья мәшәкатьләре белән без үзебезне карарга өлгерә алмыйбыз. Ә, психолог әйтүенчә, үзеңне яратырга кирәк. Аеруча хатын-кызларга.

Гөлсинә Зәкиева    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X