erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаилә – ике дөньяда да бәхеткә юл

Сабыр булыгыз һәм гафу итә белегез.

 

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу бик вакытлы, чөнки татар өммәтенең дә, җәмгыятьнең дә чире – гаиләләр таркалу. 

Гаилә проблемалары һәм аларның дәвалары турында Коръәни Кәримдә бик дөрес фикерләр әйтелә.

Ирләр тынычлык тапсыннар өчен, аларга хатыннар яратылган. Гаилә ул – кешегә күңел тынычлыгы бирә торган, рухи көч чыганагы булып торган, иң якын һәм кадерле кешеләрдән торган бер җәмәгать. 

Гаиләләр саклансын өчен, дәүләтебез тарафыннан күп эшләр эшләнә: ана капиталы да түлиләр, бушлай җир дә бирәләр, төрле ташламалар да бар.  Әмма гаиләләр барыбер таркала. Сәбәпләренең киң таралганнары икәү: акча җитмәү; холыклар туры килмәү. Шушы сәбәпләрне шәригатебез күзлегеннән карыйк әле.

1. Гаиләне тәэмин итү – ир бурычы. Өстенлек белән бергә ирләргә җаваплылык һәм бурычлар да йөкләнә. Менә алар: мәһәр, нәфака (алимент) түләү, торак бирү, физик һәм рухи зыян китерүдән саклау һәм яклау, гадел булу һәм ирнең мирасыннан хатынга өлеш бирелү. Болар барысы да   хатынның хаклары. Ә хатынына карата ирнең хаклары икәү генә: хатын иргә буйсынырга тиеш; ире хатынын тәрбияләргә хаклы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз? Әгәр дә ир, хатынына сораганча мәһәр түләгән, аерым торак белән тәэмин иткән, хатынын һәм аның шәхси милкен төрле куркынычлардан саклый икән, димәк, хатын, ире нәрсә куша,  шуны эшләргә, аны тыңларга тиешле. Әгәр дә хатын иренең бу хакын бозса, буйсынмаса, аны тәрбияләргә мөмкин. Әүвәл күркәм йомшак сүз белән; сүзнең файдасы булмаса, аралашуда битарафлык, салкынлык һәм игътибарсызлык күрсәтеп; болай да тыңламаса, ачуланып һәм куркытып.  Хатынны кыйнарга ярый, диләр. Дөрес әйтмиләр! Әгәр дә кул күтәрү нәтиҗәсендә хатын имгәнсә, ул казыйга мөрәҗәгать итәргә хаклы. Әмма ир, хатынын тәрбиялим дигәндә, башта үзен дә белсен.

Ничек аңларга моны? Һәр кеше үзенә тиң ярын рухи якынлык буенча сайлый: кемгә байлык мөһим булса, шул байлыкка омтыла; кем Аллаһының ризалыгына ирешергә тели, шул ахирәт кыйммәтләре белән яши. Кем нәрсә сайлый, шуңа ирешә. Кайсы хатын белән финанс авырлыкларны кичерергә җиңелрәк соң? Әлбәттә, намуслы һәм иманлы ир белән хатын үз гаиләсен шул сәбәпле генә таркатмас. Алар һәр авырлыкны Аллаһыдан сынау дип кенә кабул итәр һәм, күркәм сабырлык күрсәтеп, хәләленә ярдәм итәр.  Аерылышуларның асыл сәбәбе акча җитмәүдән түгел, ә рухи кыйммәтләр җитмәүдән. Ир үзенең гаиләсе алдында бурычларын үтәсә, хатын аңа ярдәмче һәм фикердәшче булса, ә икесе бергә алар тәкъва кешеләр булса, шул чакта гаилә нык булыр. Әмма хатын тәкъвалы дип, ир үзенең өстендә торган тәэмин итү бурычын онытырга тиеш түгел, әлбәттә. 

Гаиләне тәэмин итү мәсьәләсендә тагын бер мөһим сорауга тукталасым килә: ул – бюджет  Ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиешле булса да, динебездә гаилә бюджеты дигән төшенчә юк. Хатын эшләгән акча   аның үзенеке. Ничек тели, шулай сарыф итә һәм шуның өчен Аллаһы каршында үзе җавап тота. Бу бик җитди мәсьәлә, чөнки, мәсәлән, корбан чалу кебек фарыз гамәлләр башкарганда, һәр кеше үзе өчен генә җавап бирә. Кемнең нисабы бар, корбанны шул үз исеменнән чалдырырга тиеш.  Хатынның нисаб кадәрле җыелган үз акчасы бармы? Димәк, аның өстендә корбан чалу бурычы тора. Ирнеке дә шулай, балигълыкка ирешкән балаларның да.

Гаиләдә тынычлыкны саклау хатын бурычы. Аерылышуларның икенче сәбәбе – холыкларның туры килмәве.  Гаиләдәге тынычлык, үзара аңлашу, тавыш чыгу хатыннардан тора. Характерлар кайчан туры килми? Нәфес көчле булганда. Гаиләнең иминлеге хатын-кызның тыңлаучан булуыннан тора. Чынлыкта, ир хакы ата-ана хакыннан да артык. Кыямәт көнендә хатын-кыздан иң беренче чиратта намазы турында, икенче чиратта ире алдында бурычларын үтәве турында соралыр.

Гаиләне ничек саклап калырга? Беренчедән, ир хатын, хатын ире алдында бурыч һәм хакларны үтәргә тиеш! Икенче киңәш — мәһәрне күпсенмәгез. Чынлыкта мәһәр ул —  гаиләне ныгыта торган бер чара.  Мисал өчен, мәһәргә фатир бүләк иткән ир, бу кадәрле кыйммәткә төшкән хатыннан киткәнче, әле йөз тапкыр уйлар. Хатын да, үзе аерыласы килгән чакта, шундый зур мәһәрне иренә кире кайтарырга әзер булырмы икән? Өченче киңәш – сабыр булыгыз һәм гафу итә белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре