erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Галәм киңлекләренә кешенең беренче очышы турында

2026 елның 12 апрелендә Юрий Гагаринның «Восток» кораблендә беренче тапкыр космоска очуына 65 ел тулды Шул уңайдан космонавтларны космоска әзерләгән отставкадагы медицина хезмәте подполковнигы Александр Белов беренче космонавт Юрий Гагаринның батырлыгын, тыйнаклыгын, тырышлыгын һәм космонавтика үсешенә, халыкара хезмәттәшлеккә керткән зур өлеше турында яза

65 ел элек – 1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзында Җир тирәли орбитага бортында кеше белән дөньяда беренче космик корабль-спутник “Восток” чыкты.

“Восток” космик корабль-спутнигының беренче космонавты Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины, очучы майор Юрий Алексеевич Гагарин булды.

Аның очышы 108 минут дәвам итә. Галәмнең билгесез киңлекләренә бер адым ясап, Юрий Гагарин үлемсезлеккә атлады.

Юрий Гагарин заманның күренекле кешеләренең берсе иде, һәм шуңа күрә нәкъ менә аңа беренче булып гасырның космик навигациясен ачу, йолдызларга күтәрелү, космик юлларның беренче узучысы булуны ышанып тапшырылар.

Әкренләп Гагарин очу осталыгының иң югары дәрәҗәсенә күтәрелә. Мондый уңышка ул зур тырышлык, Ватан алдындагы бурычны тирән аңлау һәм һәрвакыт яңалыкка омтылу бәрабәренә ирешә.

Дөнья күләмендә танылуга карамастан, Юрий Алексеевич гади һәм тыйнак кеше булып кала. Ул төрле типтагы самолетларда очуын дәвам итә, яңа космик очышларга ныклап әзерләнә, үз-үзенә таләпчән була, дуслары һәм хезмәттәшләре, Йолдызлы шәһәрчек коллективы турында кайгыртып яши. Ул ракеталар һәм космик корабльләр төзүчеләр турында һәрвакыт җылы сүзләр белән искә ала.

Юрий Гагарин һәрвакыт искәртеп килде: яңа заман кешесе – ул көчле, горур, акыллы һәм үз халкының хаклыгына ышанган кеше. Гагарин үзе дә нәкъ шундый иде.

Бүген беренче космонавтның васыятьләре уңышлы үтәлә дип әйтергә була. Ул тәрбияләгән һәм яңа очышларга әзерләгән космонавтлар отрядындагы иптәшләре ул башлаган бөек эшне лаеклы дәвам итәләр. Моңа дәлил булып “Союз” корабльләрендәге һәм “Мир”, “Салют” орбиталь станцияләрендәге данлыклы очышлар тора.

Ю.А.Гагарин хыялланганча, безнең космонавтика хәзер практик нәтиҗәләр бирү чигенә чыкты. Космоска һәр экспедиция халык хуҗалыгы, фән һәм техника мәнфәгатьләрен исәпкә алып планлаштырыла һәм әзерләнә.

Космик казанышлар елъязмасына озак вакытлы орбиталь станцияләр булдыру да керә. Бу Җирдән тыш лабораторияләр, тәҗрибә күрсәткәнчә, фәнни һәм практик мәсьәләләрнең киң даирәсен хәл итә ала. “Салют” станцияләрендә космик табигатьне өйрәнү, технология, медицина, биология, астрономия өлкәләрендә меңләгән экспериментлар үткәрелә.

Совет белгечләре белән бергә космик корабльләрдә һәм орбиталь станцияләрдә Чехословакия, Польша, ГДР, Венгрия, Болгария, Вьетнам, Куба, Монголия, Румыния, Франция һәм башка ил вәкилләре дә эшләде. Космос әкренләп төрле илләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мәйданына әверелә, аларны якынайта һәм үзара аңлашуны көчәйтә, Җирдәге барлык халыклар өчен уртак булган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Ю.А. Гагаринның тарихи очыш көне хәзер бөтен дөньяда “Космонавтика көне” буларак билгеләп үтелә.

Космик киңлекләрне үзләштерү һәм алардан бөтен кешелек файдасына файдалану өчен төрле һөнәр ияләре кирәк булачак. Алар үз хезмәтләрен Ю.А.Гагарин башлаган юлдан барачак.

Шуңа күрә Юрий Гагарин һәрчак безнең арада, һәрчак безнең күңелләрдә.

Александр Белов,

отставкадагы медицина хезмәте подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев