erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Поч Поник авылында "Авыл киче" узды

Авыллар таркала, заманында гөрләп торган, эшләгән колхозлар бетерелде, авылларда калырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә дияргә яратабыз.

.Лә

Ләкин бу сүзләр безнең җирлегебезгә кагылмый диярлек. Аллага шөкер басуларыбызда күкрәп иген үсә, тырыш игенчеләребез, терлекчеләребез бар,авылларыбыз матур,халкыбыз тырыш,бай яши. Әйе, Татарларны дөньяга таныткан Тукайлы Арчалылар – гасырлар буенча милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче төбәк буларак дан казанган. Арча ягы үзенең бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, тырыш һәм эш сөючән халкы белән данлыклы.Шулай эшләп, яшәргә язсын киләчәктә дә халкыбызга. Авылның яшәешен яхшырту, үзгәртү иң беренче халыкның үз кулында . Менә шундый җирлектә үз эшләренең осталары булган мәдәният хезмәткәрләребез дә бар безнең . Алар халыкның якын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрәләр.Шундыйларның берсе:,,Авылым кичләре”, Арчабызның 90  еллыгы, ТАССның 100 еллыгы ,Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап халкы аз,кечкенә,клублары булмаган авылларда ачык һавада концертлар оештырды  .Безнең җирлегебез үзешчән талантларга да бик бай .Шундыйлардан Илнар Нәҗипов, Шәфәгать Шигабиев, Нияз Минһаҗиев ,Адилә Сәлихова,Илсур абый Галиәкбәров,Рәмзилә Фәсхиева,Рәлиф Фәсхиев  һ..б. һәрдаим үзләренең матур җырлап халыкка бүләк итәләр. Авыл урамнарын Рәлиф Фәсхиев гармун моңына күмде.”Ләйсән” бию коллективы кызлары  үзләренең матур биюләрен тәкъдим иттеләр.Алга таба да шуны традицияләрне сакланып авылыбыз кичләре һәрвакыт  гөрләп торсын ,гореф -гадәрләребез, җыр-моңнарыбыз буыннан-буынга күчсен иде.Мондый чаралар халыкны  берләштерә,дуслаштыра,күптән күрмәгәннәрне очраштыра.Килгән тамашачылар безгә кушылып җырладылар,биеделәр,рәхәтләнеп күңел ачтылар.Араларында үзләренең матур җырларын бүләк итүчеләрдә булды :Сиринә Рәхимуллина  ,Данил һәм Наилә Бариевлар авыл урамнарын моңга күмделәр.   Концертларда катнашучыларга да,килгән тамашачыларга рәхмәтебезне җиткерәбез,аларга исәнлек-саулык,гаилә иминлеге телибез.

                                                                          Зарипова Г.З.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X