erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөлназның бу һөнәре вакытлы мавыгу гына булмавын аңладык

Һөнәрчеләр турында күп язабыз. Ә менә кул эше осталары яныбызда гына.

“Арча” радиосында реклама буенча белгеч Гөлназ Газыймова үз куллары белән ясаган әйберләрен алып килә башлагач, ә нигә аның турында язмас-ка әле, дигән сорау туды. Аның нинди кул эше остасы булуын халыкка җиткерергә булдык. Һәм бу хакта газета битендә язып та чыктык.

Моңа инде хәйран вакыт үтте. Гөлназның бу һөнәре вакытлы мавыгу гына булмавын аңладык. Аның бик матур, милли стильдәге муенсалар, алкалар, беләзекләр, сабыннан чәчәк бәйләмнәре, гөлләрен сораучылар да күбәйде. Ислемайлар, гигиеник помадалар, төрле кремнар да ясый әле ул. Табигый әйберләрдән.

Гөлназ фикеренчә, хатын-кыз каш-күз ясап түгел, үзенчәлекле булуы белән аерылып торырга тиеш. Нинди әйбер килеп чыгасын, нинди төсләр кулланырга кирәк икәнне, кешегә нинди бизәнү әйбере килешкәнне эчке бер тоемлык белән күрәм, ди ул.

Бервакыт аннан сабыннан чәчәк бәйләме алдым. Кыш уртасында. Өйгә алып кергәч, тирә-юньгә әле яңа гына өзеп алган чәчкәләр исе таралды һәм ул ис бик озакка кадәр юкка чыкмады. Бераздан борын ияләште бугай. Әмма матурлыгы – әле дә өйгә килеп керүгә күз шуңа төшә. Ничек сабын дип кул юасы килсен инде аның белән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә күннән кисеп ясалган бизәнү әйберләре? Хатын-кызны нәкъ менә шулар үзгәртеп, матурландырып җибәрә дә инде. Күлмәк кенә киеп, аннан шул муенсаны тагып карагыз. Бөтенләй икенче, затлы, зәвыкълы булып китәсең. Үз-үзен яраткан, моданы аңлаган хатын-кыз моны бик яхшы белә.

– Салымнан качып нәрсә-ләрдер ясау дөреслеккә туры килми. Үзмәшгуль булып теркәлеп, закон кысаларында эшләү мөмкинлеге бирелү ачыктан-ачык эшләргә юл ачты. Һәркемнең үзе ясаган әйберен кемгәдер күрсәтәсе, сатып акча да эшлисе килә, – ди Гөлназ Газыймова.

Гөлназ Газыймова яраткан һөнәрен башкара, курыкмыйча сата. Бәйгелэрдә оту бәхетенә дә ирешкән. Бәйгедән кергән акчасы эшен җәелдерү өчен мөмкинлекләр тудырган. Ярминкәләрдә катнаша. Осталык класслары үткәрә. Педагогика көллиятендәге осталык классы укытучыларга да, студентларга да бик ошаган. Музейда да аның эшләре белән бик кызыксынганнар. Ә Гөлназ белгәннәре белән уртак-лашырга, теләге булганнарга өйрәтергә һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре