erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Глобаль җылыну сәбәпле, Казанга «еврокышлар» киләчәк

Нинди була ул «еврокыш»?

 

Климатның глобаль җылынуы аркасында җәйге чор акрынлап озыная, ә кышкы чор кыскара бара. Әгәр тенденция үзгәрмәсә, гасыр азагына Казанда кышлар 5-7 градуска җылырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Ун ел эчендә җылылык чоры ике-өч көнгә озыная. Кыш һәм көз соңрак килә. Без климатның глобаль җылынуы актив фазасында торабыз, һәм мондый күренеш инде 50 елга якын күзәтелә. Бу җылыну антропоген эшчәнлеккә бәйле. Сәнәгать предприятиеләре эше, СО2 һәм метан хисабына атмосфераның химик составы үзгәртә», – дип аңлатты моны галим.

Метеорологлар билгеләп үткәнчә, әгәр антропоген җылыну дәвам итә икән, бу гасырның азагында ук кышлар хәзерге нормадан 5-7 градуска җылырак булачак. Әйтик, хәзер уртача кышкы температура -10 градус булса, йөз еллык ахырына салкыннар булмаячак һәм аларга алмашка -4 градус температуралы «еврокыш» киләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» бер ай элек башланган экстремаль эсселекнең Казанда, ким дигәндә, август азагына кадәр буласын хәбәр иткән иде инде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-galime-global-ylynu-sabaple-gasyr-axyryna-kazanga-evrokyslar-kilacak-5859108

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X