Гомер буе сыналган язмыш...
Адәм баласы дөньяга килгәч, сүтә башлый тормыш йомгагын. Чуарланган тормыш сукмагыннан язмыш йөртә адәм баласын. Тормыш көн дә китереп куя үзенең сынауларын. Ә юлларын безгә табасы. Сынмыйча, сыгылмыйча, сабыр гына, ялгышлардан гыйбрәт ала-ала Кеше алга бара...
Муллагалиева Зәйтүнә Муллагали кызы 1926 нчы елның 19 нчы июнендә Арча районы Түбән Оры авылында гаиләдә 8 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе-Хөсәенов Муллагали, әнисе -Сәхипкамал Гыйматдин кызы. Икесе дә колхозда эшлиләр. Биш ул һәм өч кыз үстерәләр.
Башлангыч класс белемен әбием Зәйтүнә авылында ала. 15 яшь тулгач, тормыш агымы кискен борылыш ала. Тормышның беренче сынавы-сугыш. Каһәр суккан сугыш... 1943 елдан 1946 елга кадәр ФЗУ да була. Яшел Үзән районында урнашкан "Серьго" заводында хәрби станок артында эшли башлый. Сугыш кораллары җитештерәләр. Шушында эшләгән вакытында 1946 елны мәхәбәтен очрата. Гаилә коралар. Әмма тормыш сынавы яңадан үз капкынын кора. Биш абыйсы сугышта, язмышлары билгесез була. Әнисе авылда яшәүче Ситдикова Сәкинә апа аша кызы Зәйтүнәгә аның аларны карарга кайтуын сорап хат юллый. Зәйтүнә әбием авырлы килеш ирен ташлап авылга әти-әнисен карарга кайтып китәргә мәҗбүр була. Мәхәббәт җимеше Зөлфия 1947 нче елны дөньяга аваз сала. Әби белән бабай оныкларын бик яраталар. Әнием Зөлфия мәктәпне тәмамлагач, Әтнәдә зоотехник курсларын тәмамлый һәм авылга эшкә кайта. Тәлгать исемле егеткә (әтиемә) кияүгә чыгып, Төркмәнстан якларына китәләр.
Әбиемнең өч абыйсы сугышта һәлак була. Бер абыйсы Берлинга кадәр барып җитеп, 1945 нче елның 8 нче маендә үлә. 2 абыйсы турында хәбәр булмый, соңрак аларның исән булуы билгеле була. Бари абыйсы Үзбәкстан якларында төпләнеп кала. Ә кече абыйсы Гали сугыш беткәч ике ел узгач кайта. Өйләнми. Әбиемнең бу җирдә миссиясе туганнарын, якыннарын карау була, ахрысы. Әти-әнисе вафат булгач, абыйсы Галине тәрбияли, соңгы сулышына кадәр әбием тәрбиясендә була.
Сугыш тәмамлангач, колхозларга урман кисү йөкләмәсе куела. Әбиемне дә урман кисүгә алып китәләр. Хатын-кыз өчен бик авыр хезмәт, әмма ул чакта аны уйлап тормаганнар. Ул елларын әбием елап искә ала. Юынырга, киемнәрне киптерергә мөмкинлек булмый. Бетләп бетәләр. Юеш киемнәр белән эшкә чыгулар, туңулар сәламәтлегенә зыян салмыйча калмый. Әмма теш кысып түзәләр, бирешмиләр. Кышын урманда булса, язын-көзен авылда плугарист булып йөри.
1952 нче елдан фермага терлекче булып эшкә керә. Аның җилкәсендә 42 ел эш стажы. Тыл ветераны, хезмәт ветераны...
Әмма язмыш аны сынаудан туктамый. 1983 нче елның 3 нче августы аңа кайгылы хәбәр алып килә. Бердәнбер кызы Зөлфия өч нарасыен калдырып якты дөньядан китеп бара. Кияүве Тәлгать беренче группа инвалид булу сәбәпле, өч сабыйны балалар йортына җибәрү турында сүз йөри башлый. Әбием бу карар белән килешә алмый. Өч баланы авылга үз карамагына алып кайта. Яңадан тормыш башлана. Яңадан кеше карау миссиясе... Өч сабыйны аякка бастырасы бар. Күпме җаваплылык ала әбием картаймыш көнендә. Аның бу адымы үзе батырлыкка тиң. Яңадан фермага эшкә керә, бераз үсә төшкәч, әбигә булышырга менә идек. Өчебезгә дә әби белем , никахларын укытып кияүләргә бирде. Хәзерге вакытта уртанчы сеңлем Гүзәл тәрбиясендә яши. Оныкларының оныкларын карашты. Бишенче буын оныкларын да күрергә насыйп булды. Быел июнь аенда, Аллаһ Боерса, 98 яшен тутыра.
Зур сынаулар аша үткән әбием белән горурланам, аның сабырлыгына, көчлелегенә сокланам.
Минем язмыш тик минеке генә,
Уй-хыяллар булды изгедән.
Канәгатьлек һәм рәхмәтем белән
Узып барам һәрбер мизгелдән...
Г. Гизатованың бу шигырь юллары әбием язмышына туры килә. Язмышына зарланмыйча, булганына шөкер кылып, безне сөендереп яши олы йөрәкле әбием. 9 нчы Май алдыннан ел да аңа бүләк тапшыралар, анда язылган котлауга сабыйларча куанып, кат-кат укый открыткаларын. Аның куанычы урынлы, чөнки Бөек Җиңүне якынайтуда аның да өлеше бар.
Әлфия Бакиева, Түбән Оры авылы
#МойГерой#МояСемья
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев