erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гомерле бул, балам, диде ана йөрәге

Бүген Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-утарында Яңа Кишет һәм Иске Кишеттән мобилизацияләнеп киткән егетләрнең әти-әниләре белән очрашу булды.

“Олы хөрмәт белән баш иябез яктыртучыларга тормышны”. Бу сүзләр батыр егетләрнең үзләренә дә, аларны үстергән аналарга да кагыла.

Бүген Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-утарында Яңа Кишет һәм Иске Кишеттән мобилизацияләнеп киткән егетләрнең әти-әниләре белән очрашу булды.

Яңа Кишет мәктәбе укучылары һәм яшь гвардиячеләр Яңа Кишеттән Рәиснең әнисе Гөлнур Таҗетдинова, Алмазның әнисе Гөлназ Сәлахиева, Рамилнең әнисе Нурания Габдрахманова белән очрашты.

– Иске Кишеттән Фирдүс исемле егетебез дә махсус операция барган зонада иде. Рамил һәм Алмаз кебек ул да кыска вакытлы ялга кайтты.  Алар безнең күрше. Әнисе Гөлфирә апаның хәлен белеп торам. Аяклары авырту сәбәпле, килә алмады, – диде музей-утар җитәкчесе Гөлфия Габитова.

Очрашу бик җылы үтте. Җырладылар да, укучылар шигырьләр дә сөйләде. Очрашуның никадәр җылы булуына карамастан, йөрәктә авыр тәэсир калдырды. Аналарның яшертен генә сөртеп алган күз яшьләре, моңсу күзләре күңел кылларын тибрәтеп узды, күз яшьләрен тыеп калып булмады.

– Мондый кичәгә чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Авыр инде миңа. Тик нишлисең, язмыш шулай кушкандыр. Исән-сау әйләнеп кайтып, күңелле очрашулар насыйп булсын. Рәис улым да шушы мәктәптә укыды, армиягә барды, хәзер хәрби бурычын үтәргә китте. Хәерле көн телим мин аңа. Иртән дә, кичен дә. Туктаусыз шул сүзләрне кабатлыйм. Иртән торып карточкасына карыйм да, исән-сау кайт, балам, дим. Җиденче ае китте. Окоплар казыйбыз, әле кайтырга вакыт юк, ди. Көтәм. Миңа да күрешү насыйп булыр, дип ышанам. Батыр булып үсегез. Сугыш афәтләре көчәймәсен. Барыбызның да балалар исән-сау әйләнеп кайтсын, – диде Гөлнур Таҗетдинова һәм бөтен йөрәгендәге хисләрен туплап улына багышлап язган шигырен укыды.

“Балам, бәгърем, исән генә бул син,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин ничек тә барына түзәрмен.

Көннәрне, айларны да санап,

Кайтуыңны өзелеп көтәрмен”.

– Югалган, дип уйлаган идем инде улымны. Алгы сызыкта иде ул. Аллага шөкер, ике атналык ялга кайтты. Туганлашып беттек, ярдәмләшеп торабыз. Борчылма, әни, дип мине юата балакаем, – диде Гөлназ Сәлахиева күз яшьләрен кул арты белән сыпырып. – Хәзерге яшь буынга мондый хәлләрне күрергә язмасын иде.

– Иң беренче булып повестка безгә килде. Икенче көнне Казанга китте. Алмаз, Фирдүс, Рәис тә баргач, үзе генә түгел икән, янында авылдашлары була, дип уйладым. Дүртесе дә минем укучылар. Дуслары күп булды. Рәзил Галиуллин ярдәм төркеме булдырып, матди һәм рухи ярдәм оештырды. Бөтен авыл халкы кушылды. Без беребез дә акчасыз гаиләләр түгел. Әмма шуның кадәр кешенең улларыбыз өчен янып-көеп торуы үзе зур ярдәм, – диде Рамилнең әнисе Нурания Габдрахманова. – Балаларның хатлары аларның күңелләрен күтәргән. “Миңа Арча өченче мәктәбенең өченче сыйныф укучысы хаты эләкте. Шуның кадәр күңелгә якын булды ул. Барыбыз да кычкырып укып чыктык”, – диде.  – Дуслыкны саклагыз. Авыр вакытта ул аеруча нык кирәк.

Аналарның чыгышын укучылар да, очрашуга килгән өлкәннәр дә тын калып тыңлады. Кызганыч, егетләр үзләре килә алмады. Вакытлары санаулы шул, барысына да өлгерергә, бөтенесе белән күрешергә кирәк. Очрашуга килергә теләмәделәр, дисәләр дә аңларга була. Безнең халык кычкырып йөри торганнардан түгел. Тавыш-тынсыз гына батырлык эшли. Ә Рамил, Рәис, Алмаз, Фирдүс  – геройлар. Кишетләрнең генә түгел, илебез геройлары. Аналары алар белән горурлана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X