Гомерлек йөрәк җәрәхәтем ул минем
Әле дә күз алдымнан китми
15 февраль туган илдән читтә сугышчан бурычларын үтәгән россиялеләр турында хәтер көне көне буларак билгеләп үтелә.
Безнең күңелгә ул совет солдатларын Әфганстан җиреннән чыгарган көн булып кереп калган. Арча районыннан әфган сугышында 156 кеше катнашкан. Өч егетебез яу кырында башларын салган. 46 кеше сугыштан соң тыныч тормышта вафат булган.
Традиция буенча бу көнне Арчада кайнар нокталарда булган райондашларны җыйдылар, истәлекләр белән уртаклаштылар, кайтмаганнарны, соңыннан вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов яшь егетне һәм әфганчыны рәттән бастырып чагыштыру китергәндә күзләр яшьләнде. “Кулларына корал тотып сугышка кергәндә менә шундый яшь булсагыз, хәзер сез чал чәчле ир-егетләр. Яшь буын өчен батырлык үрнәге булып торасыз. Сезнең белән без яшь буынны тәрбиялибез. Араларыгыз сирәгәймәсен. Үзегезне саклагыз. Сез безгә тарих кебек кирәк әле”, – диде ул.
“Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов проблемаларны да читләтеп үтәргә теләмәде.
– Бүгенге көндә әфган сугышында булганнарга нибары 3062 сум түләү каралган. Бөтен төр ташламалар юкка чыгарылды. Безнең тормышны яхшыртуны, безгә дә игътибар итүне, ташламаларны кире кайтаруны сорап әфганчылар Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыкты, – диде Сергей Лимусович. – Нинди генә авырлыклар килсә дә, бирешмәгез. Күреп торабыз, төрледән-төрле чаралар үткәрүдә катнашасыз, кайберләрендә башлап йөрисез. Без сезнең белән горурланабыз.
– Мин 1983 елда Әфганстанда булдым. Исән-сау әйләнеп кайттым. Әмма дусларымны югалттым, – диде әфганчы Илнур Яруллин. – Элек ул ташламаларны кирәксенмәгән дә идек. Хәзер алар безгә кирәк.
Ул төрле чараларны үткәрүдә актив катнашучы әфганчыларга истәлек бүләкләре тапшырды. “Патриот” вокаль ансамбле, үзешчәннәребез музыкаль номерлар белән кичәне бизәде. Соңыннан Арча үзәгендәге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Алдагы көнне Сергей Баһаветдинов, Алмаз Борһанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина белән берлектә әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз яшәгән авылларга барып, каберләренә чәчәкләр салдылар, алар рухына багышлап дога кылдылар.
Пүчинкә-Поникта безне Фәнис Бикбаевның энесе Фәнәвил каршы алды. – 6 мартта Фәниснең вафат булуына 40 ел тула. Быел гыйнварда аңа 60 яшь тулыр иде.
Очрашуга укытучылары Алсу Котдусова белән 2нче сыйныф укучысы Адель Биктимеров һәм 4 сыйныф укучысы Әмир Сабиров та килгән иде.
– Бүген Фәнис абый каберенә бардык, чәчәкләр салдык. Без аның белән горурланабыз, – диделәр алар.
– Ә нинди батырлык эшләгән соң Фәнис абыегыз, беләсезме? – дигән сорауга: “Безнең авылны саклаган”, – дип җавап бирделәр.
Авылны сакламаса да, солдат буларак сугышчан бурычын намус белән үтәгән. Ул үз тормышы бәрабәренә сугышчан дусларының гомерен саклап калган. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Ә Пөшәңгәрдән Васыйл Әһлиуллин һәм Арчадан Марат Лотфуллин “Кызыл Йолдыз” орденына ия булганнар. Һәлак булганнан соң. Пөшәңгәрдә Васыйлның туганнары калмаган инде. Ә Маратның әнисе Илсөя ханым белән аралаштык. Аның елый-елый күз яшьләре калмаган да инде, бу көннәр якынлашу белән елый башлыйм, ди ул.
– Улым төзелеш институтында укый иде. Тиз-тиз имтиханнарын бирдертеп, армиягә алдылар. Казаннан китте ул. 19 майда китәргә тиеш иде, 18енә күчерделәр. 19ы киткән булса... Озатырга бардым. Әни, тиз генә китмибез әле, эшләрең дә бар, кайт, – диде. Икенче көнне барсам, Казан малайларын (ул Казанныкы булып китте бит) Әфганстанга алдылар, диделәр. Аякларым ук калтырый башлады. Казаннан өйгә көчкә кайтып җиттем. 1986 елда Яңа ел алдыннан Әфганстанга керде, 1987 елның апрелендә үлгән хәбәре килде. Гомерлек йөрәк җәрәхәтем ул минем. Әле дә күз алдыннан китми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев