Гореф-гадәтләр һәм милли мәдәният елы уңаеннан Яңа Кенәр авылында “Мөнәҗәтләр кичәсе” узды.
10 апрель көнне Кенәр җирлеге халкы авыл мәдәният йортына җыелды. Халык авыз иҗатына кергән юнәлешләрне яктыртып, рухи ял һәм иҗат бәйрәме булды биредә. Кичәнең махсус кунагы Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина иде.
Яңа Кенәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылның үзешчән сәнгать осталары, балалар һәм әти-әниләр сәхнәдә йолдыз булып балкыды. Рүзәл Мортазинның курай моңы белән башланып киткән концерт-тамаша, фольклор күренешләре белән дәвам итте.
Яңа туган баланы каршы алу, аңа исем кушу йолаларының бөтен үзенчәлекләре һәм матурлыгы күрсәтелде. Мулла ролен башкаручы Надил Шакирҗанов йоласына туры китереп, азан әйтте һәм җыелган кунаклар белән дога кылды. Бәби кырыенда бишек җырын башкару, әти-әнине котлау, бүләкләр бирү – тамашаның иң матур мизгелләре иде. Үзешчән артистлар чын авыл тормышын күрсәтеп, күршеләр арасындагы ыгы-зыгыны юмор аша тәкъдим итте.
Халкыбызның тагын бер күркәм йоласы булган армиягә озату йоласын да залда утыручылар яратып карады. Әлеге күренештән соң, Алия Латыйпова моңлы итеп, “Балама” җырын башкарды.
Алга таба сәхнәгә балалар чыкты. Алар халык авыз иҗатының табышмак, тизәйткеч, мәкаль һәм такмакларын белү осталыклары белән бүлеште. “Әссәләмегаләйкем” сүзенең мәгънәсен җиткереп, исәнләшүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты алар. Балаларга әлеге матур чыгышны өйрәтүче остазлары Гөлзада Сафиуллина бу вакытта аларны залдан карап утырды.
Татарстанның халык артисты, якташыбыз Гөлзада Сафиуллина Кенәрдә узган кичәнең төп кунагы гына түгел, бу кичтә сәхнәдә яңгыраган мөнәҗәтләрне, милли күренешләрне өйрәтүче һәм киңәшләрен бирүче дә иде. Гөлзада ханым, бирегә ике көн алдан кайтып, сәхнәгә чыгучылар белән тәҗрибә уртаклашты. Ул биргән киңәшләргә таянып, авылның җыр-моңга осталары мөнәҗәтләр башкарды. Алсу Терентьева, Надил Шакирҗанов, Равилә Хөсәенова рухи мирас булып торучы бу жанр әсәрләрен халыкка җиткерде. Иң яшь мөнәҗәт башкаручы ун яшьлек Ралина Шакирова иде.
Фольклор китапларында әйтелгәнчә, мөнәҗәт – ул татар халкында гына булган юнәлеш. Аның асылына Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү, күңелдәге кайгы-хәсрәтләрне бүлешү, аннан ярдәм сорау салынган. Бу хакта Гөлзада Сафиуллина да үз чыгышында әйтеп үтте. Милли моң белән сугарылган әлеге кичәнең бизәге булып, якташыбыз үзе дә мөнәҗәтләр башкарды, үзенең артист буларак ничек үсүен сөйләде, истәлекләрен барлады.
“Мин кечкенәдән җырчы булырга хыялландым. Әтием каршы иде. Тик мин урманга барып, мунчага кереп булса да җырладым. Ветеринария институтын тәмамлап, әлеге юнәлеш буенча өч ел эшләдем. Тырышлыгым, үҗәтлегем аркасында, еллар узгач булса да, җырчы булу теләгемә ирештем. Авылларга концертлар белән йөрдем. Анда әби-бабайлардан бәет, мөнәҗәтләр язып ала идем. Шулай итеп бик күп тупладым мин аларны. Тик 90нчы елларда аларны башкарырга ярамый иде”, – дип, хатирәләре белән уртаклашты ул. Бүген дә әлеге юнәлеш буенча эшләвен дәвам итә халык артисты.
“Мөнәҗәтләр кичәсе” Гөлзада Сафиуллина башкаруында “Арча гимны” белән тәмамланды. Аңа кушылып залда утыручы һәркем җырлады.
Яңа Кенәр авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнур Сафина әлеге бәйрәмгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аеруча, кунак һәм остаз булып кайтучы Гөлзада Сафиуллинага карата соклануын белдереп, мондый очрашуларның кабат булачагын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев