erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Гошер сәдакасы - мохтаҗларга

​​​​​​​Көзге уңышны җыеп алганнан соң аның бер өлеше мохтаҗларга, ятимнәргә бүлеп бирелергә тиеш.

Көзге уңышны җыеп алганнан соң аның бер өлеше мохтаҗларга, ятимнәргә бүлеп бирелергә тиеш.

– Су сибеп үстергән үсемлекләрнең егермедән, яңгыр суы белән үскәннәрнең уннан бер өлеше фәкыйрьләр хакы, аны гошер сәдакасе итеп бирү тиеш, – ди Арча районы һәм Арча шәһәре имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Шушы көннәрдә Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар 50 тоннага якын бәрәңге җыеп алганнар. Ул мәдрәсәләргә, өлкәннәр һәм инвалидлар йортларына, дини белем алучы укучыларга, мохтаҗ булган кешеләргә сәдака итеп җибәрелеп бара.

Татарстанда 2019 елның 28 сентябре гошер көне дип игълан ителгән. Теләге булган һәркем уңышының бер өлешен мохтаҗларга бирә ала. Моның өчен аны мәчетләргә тапшырырга кирәк.

– Мөселманнар бәрәңгедән тыш, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма,  слива кебек яшелчә яки җиләк-җимешләрне, шулай ук кышка дип тозлаган, маринадлаган ризыкларны да сәдака итеп бирә ала. Җыелган бар нәрсә дә мохтаҗларга бүлеп бирелә”, – ди Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев