erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Граф» һәм «Кырмыска оясы» бизнесын ачкан Гарифуллиннар: «Сораучылар күп, җитешеп кенә булмый»

Арча якларында торт пешерүчеләр шактый. Һәм иң кызыгы – алар башка районнарда бик сирәк күренә торган «Граф» тортын оста пешерә. Һәм ул минем иң яраткан тортым да.

Пионер базарыннан алабыз без аны, анда да нәкъ менә Арчада җитештерелгән дигәнен. Бигрәк тәмле анысы! Шушы районга сәфәргә чыккач, торт пешерүчеләрнең үзләрен эзләп таптым.
Рәмзил Рәхмәтуллин шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, әти-әнисе яши торган йорт ишегалдында цех ачып җибәргән. Кәгазь һәм сату эшләре аның җилкәсендә булса, торт пешерү белән бертуган сеңлесе Рәзинә Гарифуллина «командалык итә». Хәзергә Рәзинә өченче баласы белән декрет ялында икән.

– Эш башлау идеясе – энемнеке, – дип сүз башлады Рәзинә. – «Граф» тортын әни без бала вакытта ук пешерә иде. Әнине әлеге тортны Арчада иң беренче пешерүче дияргә була. Энем Рәмзил бу тортны бик ярата, аны пешергәндә, әнигә гел булышып йөри иде. Ә берьюлы: «Апа, сатуга да эшләп карыйк әле», – диде. Ул вакытта мин икенче бала белән ялда, ә Рәмзил студент кына иде. 2013 елда үз эшебезне ачып җибәрдек. Бу эшне тәүге башлаучылар без. Хәзер көндәшләребез бик күп.

Рәмзил икътисад һөнәрен үзләштергән, Рәзинә Казан университетын тәмамлаган, һөнәре буенча филолог. Башта радиода юрист-консульт, аннары мәдәният йортында методист булып эшләгән. Цех ачып җибәргәч, тортлар пешерә башлаган. Рәзинә белән Рәмзилгә әниләре Далига апа да булыша. Ул гомер буе колбаса цехында эшләгән. Цехта Далига ападан башка тагын дүрт кеше эшли. Көненә 200 «Граф» һәм 20 «Кырмыска оясы» торты пешерәләр. Беренче тортны йомырка агыннан гына пешергәч, сарысы кала. Шуңа да Рәхмәтуллиннар аңардан өй токмачы җитештерә башлаган. Токмачка су кушмыйча, аны йомырка сарысыннан гына басалар.
Җитештерелгән продуктны Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау районнарына һәм Казанга тараталар.

– Башта кибетләргә кереп, тортларны үзем тәкъдим итеп йөрдем. Шуннан кибет тотучылар үзләре эзләп тапты. Сораучылар күп, җитешеп кенә булмый. Иң мөһиме – сыйфаты бозылмасын дип тырышабыз. Безне беләләр, таныйлар, продукциябезне сорыйлар, дәрәҗәне югалтасы килми, шуның өстенә көндәшләребез дә бик күп. Намус белән эшләсәң, клиентлар югалмый, – ди Рәмзил.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Җитештерү күләмен арттыру турында да уйлый алар. Улым гаиләсе дә, кызымныкы да әлегә йорт салу белән мәшгульләр, шуларны очлап чыккач, цехны зурайту турында уйлары бар, – дип сүзгә кушыла әниләре Далига апа.

Эшне алар әниләре алып биргән 5 литрлы миксердан башлаган, бүген бөтен кирәкле җиһазлары да бар. Зур сыйдырышлы миксер да, суыткычлар да алып куйганнар. Цехны зурайткач, ассортиментны да арттырыр­га уйлыйлар. Эклер да ясап караганнар, аларны халык та ошаткан. Әмма әлегә аны пешерер­гә вакыт һәм мөмкинлекләр җитеп бетми, ди Рәзинә.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/graf-m-kyrmyska-oyasy-biznesyn-achkan-garifullinnar-sorauchylar-kp-iteshep-ken-bulmyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X