erid:2VtzquqpS7d
Грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды
Арча яңалыклары

Грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына үзләренең матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсындаҗиңүчеләр турында хәбәр итә.

Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58%ы — федераль бюджеттан, 42%ы республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

Конкурска кертелгән 12 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан төрле эшчәнлек юнәлеше белән – ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр – 5 кооператив грантка ия булды, болар түбәндәгеләр:

«Агроптица»(Питрәч районы);

«Якты көн»(Арча районы);

«Арыш»(Әтнә районы);

«Сабан»(Кукмара районы);

«Минзәлә бройлеры»(Минзәлә районы).

Акчалар матди-техник базаны үстерү, Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә яңа даими эш урыннары булдыру максатларында бирелә.

https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1852713.htm

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев