Грипп белән авырмагыз!
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләрне дәвалаучы табиб-инфекционисты Полина Климина
- Полина Владимировна, алда яңгырлы юеш көз, салкын кыш, гадәттә салкыннар башлану белән грипп та озак көттерми.
– Хәзерге вакытта салкын тиеп авырулар күзәтелә. Йөткерәләр, борынга томау төшә, температура күтәрелә һ.б. Әлегә грипп юк. Ә менә ковид белән авыручылар бар. Дөрес, җиңел формасы белән. Ул хәзер гадәти салкын тиюгә охшаш. Шулай ук үпкә ялкынсынулар да булып тора. Медицина хәзер көчле. Үпкә ялкынсынуларны, йогышлы чирләрне ачыклау кыен түгел.
– Грипп кайчан киләчәк? Вирусның нинди штаммы көтелә?
– Грипп сезонлы чир. Көзнең соңгы көннәреннән язга кадәр дәвам итүчән йогышлы вирус. Яңгырлы, карлы, салкын җилләр исә башлауга грипп та озак көттерми. Быел “А” штаммы көтелә. Бу штамм иң көчлесе.
– Грипп нәрсә ул?
– Грипп ул югары сулыш юлларының кискен вируслы чире.
– Ә нинди юл белән иярә?
– Грипп вирусы белән теләсә кайда очрашырга мөмкин. Өйдә, эштә, мәктәптә, транспортта, кибеттә һ.б. җәмәгать урыннарында. Кайчакта кул биреп күрешү, инфекцияле кеше кулланган савыт-сабаны тоту да грипп белән авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Вирус кул тиресенә дә куна, авыру кулланган савыт-сабада да аның булуы ихтимал. Кулларны сабынлап юып торырга, авыру кулланган савыт-сабадан файдаланмавың хәерле. Гадәттә вирус һавада була. Авыру төчкергәндә, йөткергәндә вирус кисәкчекләре һавага тарала һәм сулыш юллары аша икенче кешегә күчә. Бүлмәләрне җилләтеп торырга киңәш ителә. Вирус өйдәге һәм эштәге җиһазлар өстенә дә утыра. Шуңа күрә өйдә, эштә тузаннарны сөртеп торырга кирәк.
– Гриппның билгеләре?
– Баш, тән авырта, югары температура күзәтелә, калтырата, төчкертә, йөткертә, хәл булмый. Тамак авыртырга мөмкин. Кайчакта косасыны китерә, укшыта, эч китүе ихтимал. Хәтта сулыш алуы авырлашуы бар. Кичекмәстән медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Грипптан ничек сакланырга?
– Иң нәтиҗәле ысул – вакцина. Мин үзем августта грипптан прививка ясаттым инде.
– Ә хәзер вакцина ясатырга соңмы?
– Юк, соң түгел. Октябрьдә, ноябрь башында да ясатырга була әле. Моның өчен үзеңнең участок табибыңа, авылларда фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Ни өчен вакцина ясатырга кирәк?
– Вакцина ясатсаң да грипп белән авырырга мөмкин. Әмма чир җиңелчә үтә. Вакцина ясатмасаң, инфекция организмда төрле катлаулылыклар (мәсәлән, менингит, энцефалит, миокардит һ.б.) китереп чыгарырга мөмкин. Ахыры кызганыч тәмамлануы да ихтимал.
– Бигрәк тә кемнәргә вакцина ясатырга?
– Вакцина һәркемгә дә кирәк.
– Вакцинаның әһәмияте нәрсәдә?
– Грипп вакцинасы вирусның җиңеләйтелгән штаммнарына яки аның кисәкчекләренә ия. Бик аз күләмдә. Вакцина ясаткач, иммунитет бу кисәкчекләрне сизеп ала һәм аларга каршы көрәшүче антитәнчекләр эшләп чыгара башлый. Антитәнчекләр 7-14 көн эчендә барлыкка килә. Бу антитәнчекләр нәкъ менә сезон вакытында вирус белән зарарланудан саклый. Һәр елны штаммнар үзгәреп тора. Шуңа да галимнәр вакцинаны яңарта бара.
– Прививканы ел саен ясатырга кирәкме?
– Вакцинаны ел саен ясатырга кирәк. Чөнки ул үзгәрә бара.
– Грипптан дәвалану ысуллары?
– Тиешенчә йокларга һәм күп итеп кайнар чәй, су эчәргә. Дару үләннәре, кайнар сөт куллансаң да ярый. Өйдән чыкмаска, эшкә, мәктәпкә бармаска. Организм ял итәргә тиеш. Эссе мунчага кермәскә. Табиб язган вирус-ка каршы дару препаратлары кулланырга. Чир катлауланып китсә, табиб антибиотик билгеләячәк. Дөрес, антибиотик вируска тәэсир итми, ул бактерияләргә каршы көрәшә. Үзлегеңнән дәваланмаска.
– Ничек авырмаска?
– Саф һавада күбрәк булырга, хәрәкәтләнергә, йөрергә, яшелчә, җиләк-җимеш кулланырга, ашауны файдалы ризыклар белән көйләргә, витаминнар эчәргә, тиешенчә йокларга киңәш ителә. Бүлмәләрне җилләтеп, тузаннарны сөртеп торырга кирәк. Авырмагыз!
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев