erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гыйләҗиевларның улы сайлауда беренче тапкыр тавыш бирде

Арча районы Кечкенә Төрнәле авылында яшәүче Гөлия һәм Рәдис Гыйләҗиевларның өлкән уллары Дилүс бүгенге сайлауларда беренче тапкыр сайлаучы буларак катнашты.

Дилүс Арча агросәнәгать көллиятендә укый. Быел май аенда 18 яшь тулган үзенә. 

Ул - Кечкенә Төрнәледә яшәүче Гөлия һәм Рәдис Гыйләҗиевларның өлкән улы. Гыйләҗиевлар сайлау участогына гаилә белән килгән, төпчек уллары, 14 яшьлек Дәнифне дә үзләреннән .калдырмаганнар. 

- Абыйсы беренче тапкыр сайлауга барганга, аның да сайлауларның ничек узуын күрәсе килде, - ди Гөлия. - Без, гаилә корганнан бирле, һәр сайлауда үз тавышыбызны .бирәбез. Хәзер гаиләдә өч сайлаучы булдык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаилә башлыгы Рәдис, ике ир бала әтисе булганга аеруча, дөньяларның, күгебезнең тыныч булуын тели. "Һәр сайлауда, халык тынычлыкта, иминлектә, муллыкта яшәсен өчен мөмкинлекләр тудырылсын иде", - дигән өметләр белән үз тавышыбызны бирәбез", - ди ул.

Район хакимитенә авылны юллы итүдә тырышлык куйганы өчен рәхмәт сүзләре дә юллады алар. Быел җәй Кечкенә Төрнәле авылына Үрнәктән басу буйлап вак ташлы юл салынды. Авыл халкы инде 30 елдан артык юлсызлыктан интегеп яшәде, юл сорап җитәкчеләргә шактый хатлар да юлладылар. Ниһаять, халыкның хыялы чынга ашты. Исән-имин шул юллардан йөреп торырга язсын да, кышкы бураннарда кардан чистартырга техникалар гына булсын. Гыйләҗиевлар юллы булуга нык куанган, чөнки ике уллары да Үрнәктә: берсе көллияттә, икенчесе Лесхоз мәктәбендә укый, гаилә башлыгы көн саен эшкә йөри. 

"Кечкенә авылларга хөкүмәт тарафыннан игътибар күбрәк булсын иде", - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев