erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гүзәл ханымнар белән матур очрашу

8 март көнне районыбыз авылларында берсеннән-берсе эчтәлекле бәйрәм чаралары уздырылды

Ташкичү мәдәният йортында "Әй хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, әгәр син булмасаң дөньяда" дип аталган очрашу кичәсе уздырылды. 

"2022 ел хатын-кызы" бәйгесе җиңүчесе Гөлгенә Хәбибрахманова һәм Татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән "Оста куллар" бәйгесе җиңүчесе, райондашыбыз, блогер Эльмира Камалиева үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Гөлгенә ханым - җиде бала әнисе. Үзенең тормыш тәҗрибәсе белән бүлешеп, күп бала үстерүнең никадәр зур бәхет икәнлеге турында сөйләде. Тирән мәгънәле шигырь башкарып, күпләрнең күзләренә яшьләр китерде ул. Очрашуга килүчеләрнең сорауларына тулы җаваплар бирде.

Эльмира ханым күптән түгел генә уздырылган зур бәйгедә "Тәмле булсын ашыгыз" номинациясендә беренче урын алды. Аш-су остасы, 87 мең подписчигы булган татар блогеры, өч бала әнисе Эльмира Камалиева тумышы белән Мәмсә кызы. Бүген ул гаиләсе белән Казанда яши. Үзенең чынбарлыгы һәм хис-кичерешләре белән  блогында бүлешә. Кичә барышында ул матур һәм дөрес итеп яулык бәйләү буенча осталык дәресе дә уздырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матур чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

Кичәдән фото-видеолар Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиевадан алынды 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X