Һәр эшнең үз осталары
РФның Татарстан Републикасы буенча Социаль фондның Арча районындагы клиентлар белән эшләү бүлегенең алдынгылары котлап үтелде.
Арчаның клиентлар белән эшләү (пенсия) бүлегенең (җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова) хисап җыелышында хезмзт алдынгыларын РФның Татарстан Республикасы буенча Социаль Фонд бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова шәхсән үзе котлады.
Баш белгеч Марат Рәхмәтуллин РФның пенсия һәм социаль иминиятләү фондының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әйдәп баручы белгеч Гүзәл Әхмәтҗановага РФның пенсия һәм социаль иминятләү фондының Рәхмәте тапшырылды.
Әйдәп баручы белгеч Динә Әхмәтгалиева РТ буенча медико-социаль экспертиза баш бюросының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Котлыйбыз! Исән-сау халыкка игелекле хезмәт күрсәтергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев