erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һава торышын сатып алган...

Мошенниклык темасы соңгы вакытта жәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә

Хокук саклау органнары гражданнарны мошенниклык корбанына әйләнүдән сак булырга даими кисәтеп торса да, алданулар әледән-әле булып тора.

Соңгы вакытта кәрәзле телефон ярдәмендә ясала торган җинаятьләр аеруча артты. Бу төр җинаятьтә алдакчыларның максаты – ышанучан гражданнарга үз акчаларын “ирекле рәвештә” бирергә күндерү.

Арча районында да мондый юллар белән алданучылар күп. Әлеге җитди мәсьәлә буенча без районның җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин белән сөйләштек.

– Дөрестән дә, бу төр җинаять хәзерге көндә киң таралды. Алданучылар 35-50 яшь аралыгындагы райондашлар. Күбрәк – хатын-кызлар. Мәсәлән, узган ел ахырында Арчада яшәүче бер ханымның кәрәзле телефонына шәһәр номерыннан шалтырату килә. Шалтыратучы үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра. Әлеге ханымның счетлары буенча акчалар күчерелүен һәм аның исеменә кредит алынуын хәбәр итә. Җинатьчеләрне кулга алу өчен аңа үзәк банк хезмәткәре белән сөйләшергә кирәклеген әйтә. Берничә минуттан бу ханымга ватсап аша шалтыраталар һәм шалтыратучы үзен үзәк банктан дип таныштыра. Аңа тиз арада кредит алырга кирәклеген әйтә, шулай иткән очракта гына аның исеменә алынган ялган кредит ябылачак, дип күндерә. Ханым онлайн гына кредитны рәсмиләштерә һәм Арчадагы банкларның берсенә барып акчаны кулына ала. Мошенниклар әйтүе буенча, акчаны кулга алу һәм аны алар әйткән счетка салу куркынычсыз була. Алданучының телефонында яңа карта барлыкка килә, ул шунда барлык акчаларын күчерә һәм мошенникларга бу турыда хәбәр итә. Берничә минуттан бу ханымның телефонындагы теге яңа карта юкка чыга һәм ул мошенниклар белән башка элемтәгә керә алмый. Шуннан соң ул безгә мөрәҗәгать итте. Әлеге җинаятьне тикшерү барышында, шалтыратуларның чит илдән кергәнлеге ачыкланды. Акча җибәрелгән счет Россия территориясендә ачылган, әмма алданган ханым анда салган акчалар төрле счетларга шулай ук чит илгә җибәрелгән. Кызганычка каршы, андагы счетларны һәм шалтыратуларны без күрә алмыйбыз. Бүгенге көндә әлеге ханым мошенникларга алып биргән акчасын түләргә мәҗбүр. Мондый эчтәлектәге җинаятьләр узган елның ноябрь, декабрь айларында аеруча киң таралды. Атна саен 3-4 кеше бер үк сорау буенча килде. 

– Быел нинди алдану очраклары күзәтелде?

– Күптән түгел безгә бер ир-ат мөрәҗәгать итте. Интернет аша гына табып, арба сатып алырга була. Электрон почта аша гына аңа түләү өчен счет җибәрәләр. Райондашыбыз түли, тик арба килми. Шулай итеп ул 29 мең сум акчасын югалта. Бүгенге көндә бу җинаять буенча тикшерү эшләре бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ничек итеп мошенниклар кармагына эләкмәскә соң?

– Беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк: полиция, прокуратура банк хезмәткәрләре теге яки бу проблеманы телефон аша шалтыратып хәл итми, алар өйгә килә яки үзегезне чакырта. Шулай ук алар бервакытта да карта реквизитларын, парольләрне, шәхси мәгълүматларны сорамый һәм карта аша акча күчерергә кушмый. Андый шалтыратулар бу лган очракта, сөйләшүне туктатырга һәм районның полиция бүлегенә яки банкка мөрәҗәгать итеп, ачыклык кертергә кирәк. Интернет аша сату-алу эшләрен башкарганда да рәсми теркәлгән онлайн кибетләр белән эш итәргә яки кирәкле әйберләрне кибеткә барып алырга чакырабыз. Сак булыйк! Һәркайсыбыз мошенниклар корбаны булырга мөмкин!

“Мошенниклыкка каршы хокук мәктәбе”

Мошенниклык очракларының ешаюын кисәтү максатыннан, узган атнада районыбызда “Мошенниклыкка каршы хокук мәктәбе” чарасы узды. Үзәк китапханәдә үткән җитди сөйләшүдә Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча Роспотребнадзор идарәсе бүлек белгече Тәнзилә Хәлиуллина, районыбызның җинаять-челәрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин, Сбербанкның Арча районы бүлеге хезмәткәре Гөлназ Сәлимова катнашты.

Роспотребнадзор идарәсе бүлеге белгече бүгенге көндә актуаль булган темаларның берсенә тукталды. “Хәзерге вакытта ниндидер зур сатып алу ясаганда, кирәкмәгән өстәмә хезмәтләр кушу киң таралды. Мәсәлән, күптән түгел Биектауда бер ханым салоннан кредитка машина сатып ала. Аңа 20 процент ташлама ясыйлар, ләкин 100 меңнән артык бәягә өч төрле өстәмә хезмәт өстиләр. Бер компания сәламәтлекне иминиятләү буенча, берсе юлдагы хәвеф-хәтәр килеп чыкса ярдәм итү һәм тагын берсе явым-төшемнәрне хәбәр итү хезмәте. Соңгысы бөтенләй көлке тоелса да, көне буе килешүләр тутырып утырган әлеге ханым, барына да кул куя һәм бер кирәкмәгән өстәмә хезмәтләрне дә сатып ала. Аларны алмаган очракта, сезгә кредит бирмиләр, дип кисәтәләр. Икенче көнне генә барын да аңлап алган алданучы, безгә мөрәҗәгать итте. Бөтенесен булмаса да, күпмедер суммасын аңа кире кайтардылар. Исегездә тотыгыз, бер товар алганда сезне бервакытта да өстәмә хезмәтләр алырга мәҗбүр итә алмыйлар”, – диде Тәнзилә Хәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев