Яңа Кенәр мәктәп-интернатына 60 ел
Яңа Кенәр интернат--мәктәбе турында.
“Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы тормыш бик җиңелләрдән булмый. Ятим балаларның, балаларын ялгыз караучы аналарның хәлен җиңеләйтү максаты белән 1956 елда КПССның XX съездында Совет хөкүмәте мәктәп-интернатлар төзү турында карар кабул итә. Мәктәп-интернатларга иң беренче чиратта ятимнәрне, сугыш һәм хезмәт инвалидлары, пенсионер, ялгыз аналарның балаларын кабул итәләр. Яңа Кенәрдә мәктәп-интернатны оештыруда РСФСРның атказанган укытучысы, СССРның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Халитов Рәгыйб Усмановичның роле зур була.
1959 елда, үзәге Яңа Кенәр булган Тукай райны бетерелеп, элекке райком, исполком, райфо, НКВД биналары бушап кала. Шушы биналарны буш тотмас һәм эшсез калган халыкны эшле итү өчен, 1959 елда ТАССР Мәгариф министрлыгында Яңа Кенәр авылында интернат-мәктәп төзү турында киңәшмә уздырыла. Бу киңәшмдә Яңа Кенәр зонасы мәктәпләре буенча инспектор Рәгыйб Усман улы Хәлитов та катнаша. Киңәшмәдән соң Яңа Кенәр авылында сигезъеллык интернат-мәктәп ачу турында карар чыгарыла.
Мәктәп белән җитәкчелек итү эше Рәгыйб абый Халитовка тапшырыла һәм аның җитәкчелегендә зур төзелеш эшләре башланып китә. Районның иң актив укытучылары балалар туплау өчен төрле районнарга һәм авылларга чыгып китә.
Мәктәп 5 ай эчендә балалар кабул итәргә әзер була. 1960 елның 10 октябрендә интернат-мәктәп ачыла. Мәктәпкә республиканың 8 районыннан 120 бала җыйнала. Мәктәпкә, беренче чиратта, ятимнәрне һәм күп балалы гаиләләрдән кабул итәләр. Балалар төрле районнардан җыйналганлыктан, беренче елларда өлгереш түбән була.
1961-1963 елларда промкомбинат урнашкан урында сигез класслы кирпеч мәктәп бинасы, хезмәт мастерское, ике катлы йокы корпусы, мунча калкып чыга. Боларның барысына да Рәгыйб Усмановичның зур хезмәте керә. Алны-ялны белмичә эшли Рәгыйб абый. Коллектив тиз арада мәктәпне алдынгылар рәтенә бастыра. Икенче уку елында ук интернат-мәктәп 100% өлгереш бирә. Балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен бөтен шартлар тудырыла.
Рәгыйб абый мәктәп белән 1960-1975 елларда җитәкчелек итә. Шушы чорда ул үзен таләпчән, гадел җитәкче итеп таныта. Яхшы педагоглар коллективы туплый.
Мәктәпнең 1960-1970 еллар чыгарылыш укучылары арасында зур казанышларга ирешкән шәхесләр дә бар. Мәсәлән, Люция Хәсәнова Татар Дәүләт филармониясе артисты була. Чыгышлары белән Байкал авылыннан бертуган Мәдъяровлар самбо буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешәләр. Укучылар арасында врач, тәрбияче, инженерлар һ.б. бар.
Бүген мәктәп-интернатта төрле районнардан җыелган 149 бала яши һәм укый. Мәктәп-интернатның җитәкчесе -- Вәлиев Ленар Хәмбәл улы.
Укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиһазландырылган логопед, педагог-психолог бүлмәләре, компьютер классы, дүрт хезмәт остаханәсе бар. Белем белән бергә хезмәт тәрбиясенә дә зур әһәмият бирелә. Балалар тегәргә, агач эшкәртергә, штукатур-буяу һәм авыл хуҗалыгы эшләренә өйрәнәләр. Бездә 45 педагог эшли.
Мөслимә Хәбибрахманова,
укыту буенча директор урынбасары.
Алсу Гайнуллина, тарих укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев