И-и, күңелле дә булды соң!
Безгә Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова яза.
И-и, күңелле дә булды соң!
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда бик күп матур чаралар үтә. 3 октябрьдә “Кызлар кайтты авылга” дигән концерт-тамашаны карадык. 6 октябрьдә үзебезнең Лесхоз мәктәбенә 65 еллык юбилее һәм өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Буыннар чылбыры” дигән матур бәйрәмгә чакыру алдык. 1996 елда төзелгән мәктәп бинасына бик күп кунаклар килде. Мул табыннар артында кунак булып кайттык.
12 авыл укучыларына белем бирүче бердәм коллектив эшли монда. Ветеран укытучылар, техник хезмәткәрләр, Урта Пошалым мәктәбе, Иске Төрнәле, Югары Пошалым мәктәбе ветераннары да чакырулы иде.
Лесхозның мәктәбенең 65 еллык матур тарихы бар. Лесхоз мәктәбендә җыр укытучысы булып эшләүче Зәлия Саттарова бәйрәмне мәктәп тарихы белән бәйләп дәрес кебек алып барды. Кызыклы гына хатирәләр белән таныштык. Менә, мәсәлән, Әзәк авылындагы мәктәпне (әтием укыган мәктәп) Лесхозга 1960 елда күчереп салалар. Өстәп буралар кертеп зурайталар. Лесхоз, Үрнәк, Тылангыр, Александровка, Казанка, Чыпчык, Гарталовка, Ирек авылларынннан килеп балалар белем ала.
Табын артында матур истәлекләр белән уртаклашты өлкәннәребез. Рәхмәт, Лесхоз мәктәбе коллективына, зурлап хөрмәтләделәр. Буыннар чылбыры өзелмәсен! Исән-сау булыйк!
Гөлгенә Гыйниятова.
Югары Пошалым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев