И-и, Тукай күпне күргәнсең...
Яңа Кырлайдагы Тукай музеенда. Видеоны мах.та, ВКд карый аласыз.
И-и, Тукай, күпне күргәнсең. . . Яңа Кырлайдагы Тукай музеенда район иҗтимагый совет әгъзаларына музей хезмәткәре Альбина Сәйфетдинова сөйли. Г. Тукайның "Исемдә калганнар" китабыннан. Сүз Габдулланың әнисе Бибимәмдүдәнең Шакир муллага кияүгә чыккан Балтач районы Сасна авылындагы хәлләр турында бара.
"Үги әтиемнең миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.
Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам, бу муллада бер ел кадәрме - күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.. . Шуның өчен мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен
сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» - дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын.
Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев