erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңү паркында Президент катнашында совет солдатына һәйкәл ачылды

"Бу һәйкәл фронтларда көрәшкән барлык татарстанлыларга багышлана ",- диде президентыбыз.

Бүген, 9 май иртәсендә, Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачылды. 

"Хөрмәтле сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә! Совет Армиясенең немец-фашистларын Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбриклим. Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз", - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Гази Заһитов - яңа һәйкәлнең образы. Ул  - 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы. 

Бәйрәм белән онлайн форматта котлаучы Советлар Союзы герое Борис Кузнецов үзенең 16 яшьтән немецларга каршы сугышканын әйтте. Җиңү бәхетенең озак елларга җитүен теләп калды ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тантанада Совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Рәсми затлар яңа 9,5 метрлы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Әлеге һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган.

Тантана ахырында "День Победы" җыры башкарылды.

Биредә шулай ук Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы день победы

2
X