Якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде
Ул яраланып бер ай госпитальдә дәваланганнан соң, тернәкләнү өчен бер айга өенә кайтты һәм үтенечебезне кире какмыйча, редакциягә килде.
Якташыбызның (куркынычсызлык максатында исемен әйтмибез, позывное “Дед”) узган елның октябрь аенда үз теләге белән контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китүе турында язган идек инде. “Мин анда булырга тиеш”, – дигән карар белән китә ул. Операция кичереп, тернәкләнү өчен кайткан вакытында очраштык аның белән. Гыйнвар ахырында ул яңадан китте. Һәм менә тагын...
– 12 айның алты аен алгы сызыкта булдым. Хәзер мин офицер. Лейтенант. Взвод командиры. Яралыларны яу кырыннан алып чыгып, аларга вакытында медицина ярдәме күрсәткән өчен орденга лаек булдым. Махсус тәртиптә. Раслауны таләп итмәгән чын сугышчан адымнар өчен. Ягъни, алдан документлар әзерләмичә, яу кырыннан чыгуга орден тапшыралар. Күп яралыларны коткардым. Медицина ярдәме күрсәттем, – диде ул.
– Сез медицина хезмәткәре түгел бит?
– Мондагы вакыйгалар бик күп нәрсәгә өйрәтте.
– Куркынычмы?
– Бөтен җирдә дә куркыныч. Әмма кемдер ул тойгыны үзендә басып кала ала, ә кемдер...
– Взвод командиры булуыгыз турында әйттегез. Авырмы?
– Взводта 30 кеше. Төрле характер, төрле караш, төрле сәбәп белән килгән. Барысы да бер коллективта. Ирләр. Миңа педагогик белемем ярдәм итте. Аннан ул вакыт эчендә бер тәлинкәдән ашап, бер шешәдән су эчеп, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклашып бер-береңне яхшы беләсең. Бердәмлек, дуслык хисе барлыкка килә.
– Бер-берсенә ярдәмгә ашыгалар...
– Ансыз булмый. Бүген син аңа булышасың, иртәгә сиңа ярдәм кирәк булуы бар. Тыгыз элемтә урнашкан. Җаваплылык йөкләнгәнне аңлыйлар.
– Вакытлыча ялга кайтканнар анда көтәләр, дип, китү ягын карый.
– Әйе. Чөнки берсе килми, икенчесе ялга китә алмый. Аның урынын берәү дә алмый. Үзенчәлекле җаваплылык.
– Гуманитар ярдәм алгы сызыкка килеп җитәме?
– Алгы сызыкта ач яталар дип уйламагыз. Туклану белән тәэмин итү җаен табалар. Дөрес, ашарга китерүдә өзеклекләр була, әмма аның белән бергә гуманитар ярдәмне дә алып киләләр. Һәрчак бөтен кешегә дә җитәрлек күләмдә булмаса да, аннан башка кыенга туры килер иде.
– Һава торышы бездәге кебек үкме?
– Әйе. Быел җәй дә бу якларда гомер булмаганча килде. Төннәрен салкын булды. Җәй буе киенеп йокладык. Кием бирәләр. Әмма аны алыштырырга һәрчак мөмкинлек кенә булмый. Кайчак ул бөтенләй яраксызга әйләнә. Ташларга туры килә. Гуманитар ярдәм шул чакта да бик ярап куя. Хәзер җылы киемнәр – йон оекбашлар, свитерлар, эчке киемнәр (термо да, термо булмаса да ярый), бияләй, перчаткалар, аяк киемнәре кирәк. Бу өлкәдә тырышып эшләгән волонтерларга, якташларыма, гомумән, бөтен халыкка зур рәхмәт. Тылдагы халык ярдәменнән башка безгә бик авыр булачак.
– Санаулы көн тиз уза. Өйдәгеләр – хатыныгыз, улларыгыз ни ди?
– Мин олы яшьтәге кеше. Үзем өчен үзем җавап бирәм. Аннан без улларыбыз белән бер-беребезнең шәхси тормышына кысылмыйбыз. Ә хатыным каршы инде. Әмма ул – солдат хатыны һәм аның бурычы – көтү.
– Гыйнварда очрашканда сез: “Мин анда булырга тиеш”, – дигән идегез. Әле дә шул фикердәме?
– Берни дә үзгәрмәде. Мин яшем буенча туры да килмим, иртәгә үк кайта алам. Әмма әле дә шул ук сүзләрне кабатлыйсым килә. Һәм шуны белегез: Җиңү безнең якта булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев