erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташыбыз язучы Зиннур Тимергалиевның махсус хәрби оперциягә киткән энесе бүген госпитальдә

Махсус хәрби операция барган зонага киткән иде ул. Мобилизацияләнеп. Яраланган.

Зиннур Тимергалиев Арчада яшәп иҗат итүче язучы. Аның белән еш аралашабыз. Юлда очраганда да әллә каян сәлам бирә, хәлләрне сораша ул. Көтмәгәндә генә калкып чыккан һәм сокланырлык әсәрләр иҗат итеп, китаплар бастырып чыгарган, үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә язучы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше ул. Өч бала атасы. Гаилә ишәеп, фатир кысанлана төшкәч, быел йорт сатып алып шунда күчтеләр. “Ике урында эшлим. Ипотека түлим”, – диде бер очрашканда. 

Энесе Илнур мобилизацияләнгәч килде ул редакциягә. Борчылган, нинди авыр булуы йөзенә чыккан иде. Әмма сиздермәскә тырышты. “Исән-сау җиңү яулап кайтсын. Ир-егетләрнең бурычы – илне саклау”, – дию белән чикләнде.  Аннан Илнур кыска вакытлы ялга кайтты, дип сөенечен алды. Ул көннәрдә күпкә яшәреп киткән иде Зиннур. Бертуганнар арасында шундый дуслык, бер-берең өчен янып-көеп яшәү – үзе сокландыра.

Ә шушы араларда... “Безнең Илнур яраланды бит. Мәскәүдә госпитальдә ята”. Телефонны алуга ул сүзен шулай башлады. Йөрәгендәге авыр тойгыны, күңелендәге борчуны бушатасы килде аның. 

– Луганскида иде ул, Сватовода. Ялдан килүгә алгы сызыкка керттеләр, – диде Зиннур Тимергалиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер Илнур хәрби госпитальдә. Аның тормышына куркыныч янамый. Исән калган, иң сөендергәне шул. “Бик яхшы госпиталь санала икән”, – диде Зиннур. Димәк, тиз арада сәламәтләнеп чыгачак. Аннан тернәкләнү өчен өйгә кайтачак, дип өметләнеп торыйк әле. 

Госпитальгә Илнур Тимергалиевның үзенә дә шалтыраттык. Тавышы көр. Сәламәтләнүгә баруы сизелә. Ничек яралануы турында сораштык.

– Янәшәдә генә сызгырмый торган, тавышсыз гына оча торган поляк минасы төшеп шартлады. Өч егет яраланды, тизрәк аларга ярдәмгә ашыктым, яраларын бәйли башладым. Мин санитар-укчы бит анда. Нәрсәдер турында уйларга түгел, икенче мина килеп төшкәнче, тизрәк яралыларга ярдәм итәргә тиеш. Бер егетнең башына, аягына эләккән иде. Аның яраларын бәйли башладым. Икенчесе тагын да катырак яраланган. Күтәреп алып чыктылар. Шунда гына үземә күз төште – минем эчемнән кан чыга, үзем дә яраланганмын икән бит. Шок халәтендә булып, аңышмаганмын, күрәсең. Миңа бер кыйпылчык кына эләккән, эчәкне тишкән. Иң мөһиме, өчебез дә исән калдык, Аллага шөкер, – диде Илнур. – Хәзерге вакытта Вишневский исемендәге госпитальдә дәваланам. Операция кичердем. Уңышлы чыкты. Табиблар да, авыруларга карата мөнәсәбәт тә бик яхшы. Хәлем алга инде. Моннан соң шифаханәгә, аннан ялга өйгә җибәрәләр, диләр.  

– Тимер кебек кешеләр. Батыр егетләрне белсен, күрсен халык, – ди Зиннур Тимергалиев. – Горурланам батыр энем белән. Үзе яралы булса да, башкаларга ярдәм иткән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев