erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе бара

Ә син якыныңа бүләк ясадыңмы?

Райондашларыбыз арасында “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе бара.

Почта бүлекчәләрендә “Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарына 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу актив алып барыла. Шул уңайдан без “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе игълан иттек.

Әлеге акциягә кушылучыларыбыз бар һәм бу безне куандыра. Алар белән сезне дә газетабыз битләрендә таныштырып барырбыз.
Райондашыбыз Айрат Галиуллин – акциягә кушылучыларның берсе. Арчада гомер итүче әнисе Лизина Галиуллинаны ул киләсе елга газетага яздырган инде. Лизина ханымга 86 яшь, район газетасын яратып укый. 

“Бүгенге көндә дә сараенда тавык-чебиләр, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә аның,  балаларын, оныкларын һәрдам тәмле ризыклар белән сыйлап тора. Гомере буе газеталар алдыра. Җентекләп укып чыга аларны. Урынында тик утыра белми, гел хәрәкәттә әле ул”, - ди улы Айрат.

Лаеклы ялга чыкканчы, Лизина Галиуллина милли аяк киемнәр фабрикасында хезмәт куя. Бүгенге көндә балалары һәм оныклары игъбарын тоеп, үзе генә гомер итә. Өч баласы да гаиләләре белән Арчада яши, һәрдаим әниләре янында, ярдәм итеп торалар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Интернет ресурслар белән яшәгән заманда баласыннан мондый бүләк алу өлкән буын өчен зур шатлык. Сезне дә әти-әниләрегезне, әби-бабаларыгызны, туганнарыгызны, күршегез яки дустыгызны газетага яздырырга чакырабыз. Ә инде газетага яздырган квитанция һәм якын кешегез белән фотога төшеп, безгә җибәрсәгез, редакциябездә уздырылачак бүләкләр уйнатуда катнашу мөмкинлегенә ия булачаксыз.

erid: 2Vtzqwk18nX  Реклама 18 + «ТАТМЕДИА» АҖнең «Арск-информ» филиалы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев