erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялгышмаслык итеп яшәргә кирәк

Ирина Петрова: “Мин тыңлаучыны тарихи вакыйгалар турында прокурор күзлегеннән фикер йөртеп сөйләп тәрбиялим”.

Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре катнашында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган хәрби-патриотик чара узды.
Хәрби-патриотик чара һәм прокуратура вәкилләре. Элемтә нәрсәдә? Җиңү көне белән алар арасында нинди бәйләнеш? Яшермим, бу чараның темасы турында белгәч бер мәлгә аптырап калдым. 
Студентлар һәм укучылар белән очрашуга Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчеләре Ирина Петрова, Аида Һадиуллина, республика прокуратурасының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Ольга Зарипова, прокуратура ветераны Наилә Гыйматдинова кайткан иде. Аларны Арча районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Ринат Кәримов озатып йөрде.

Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә без Туган илебез өчен көрәшкән бабаларыбызны тирән ихтирам белән искә алабыз. Бөек Ватан сугышының тулы тарихын үсеп баручы яшь буынга җиткерү, аларны халкыбызның нинди югалтулар аша җиңүгә килүе, бабаларыбызның күрсәткән геройлыклары белән таныштыру, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү – бүгенге өлкән буынның бурычы. Без моны аңлыйбыз һәм кабул итәбез. Хәрби-патриотик чара икән, димәк, сүз шул юнәлештә барырга тиеш, дигән хакыйкать белән килешергә өлгергәнбез. Ә бу – яңалык. Ул яңалыкның максаты нәрсәдә? Бу сорауны Ирина Петровага бирдек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Истәлек ул – тарих, ә тарих – истәлек
– Бу чараны үткәрү прокуратура вәкилләре инициативасы. Тәрбияви эш бу. Закон, Туган ил, үткәннәр турында сөйләп яшь буында аларга  хөрмәт белән карауны тәрбиялибез. Истәлек ул – тарих, ә тарих – истәлек. Соңгы вакытта Бөек Ватан сугышы тарихы бозыла башлады. Мин тарихчы түгел, әмма тарихи вакыйгалар турында прокурор күзлегеннән фикер йөртеп сөйләп тыңлаучыны тәрбиялим. Мин фактны таптым, тыңлаучыларга җиткердем, күбрәк белергә теләсәләр, үзләре эзли, таба, кызыксына. Яшьләрнең законга каршы килгән башка начар эшләр белән шөгыльләнергә, наркотиклар турында уйларга вакыты калмый. Бу шөгыль балигъ булмаганнарны җинаять эшләүдән саклап кала, – диде Ирина Степановна.
Тулы зал каршында чыгыш ясады ул. Искиткеч бай, мәгънәле, мавыктыргыч чыгыш. Видеофильмнар белән тулыландырды, аудитория белән эшләде, укучылар, студентларга сораулар бирде һәм җавабын алмыйча яннарыннан китмәде. Кызыклы алым. Юк, бәйләнү түгел бу, киресенчә, балаларның игътибарын җәлеп итү. Игътибар белән тыңладылар, сораулар да бирделәр. Чыгыш аудитория белән тере әңгәмә формасында үтте.

“Мин ике тормыш белән яшәдем”
Видеофильмда гомере буе төрмәдә утырган кешенең тәүбә итүе чагылдырылган иде. Укучыларга моны күрсәтеп чыгыш  ясаучы нәрсә әйтергә теләде соң? “Бу кеше аның көненә калмас өчен яшьтән үк үзең өчен яшәргә, гамәлләреңне уйлап эшләргә, берничек тә җинаять юлына басмаска кирәк, дигәнне әйтергә теләде. “Мин ике тормыш белән яшәдем. Берсен әни өчен, икенчесен үзем өчен. Гомер буе шуның җәзасын алам”, – ди. Бу сүзләр тәрбияви мәгънәгә ия”, – диде Ирина Петрова.
– Син үзең өчен нәрсә эшләдең? Аның укучыларга, студентларга биргән бу соравы аптырашта калдырды. “Сезнең бу сорауга җавабыгыз әзер булырга тиеш”, – диде ул. 
Үлем комбинаты булган
Фактлар турында сүз чыккач, Ирина Степановна 1949 елгы Хабаровск процессын искә төшерде. Вакыйга залдагыларны тетрәндерде.
– Бу процесста Япония хәрби әсирләреннән торган 731 отряд турында сүз барды. Ул бактериологик корал ясау белән шөгыльләнгән. Кешеләрдә коточкыч экспериментлар үткәрелгән. Үлем комбинаты булган. Бактерияләрне таратып бәйләп куелган кешеләрне зарарлаганнар. Өч мең кеше үлгән. Кешеләрнең нинди хәлләргә түзә алуын сынаганнар. Өсләренә кайнар су сипкәннәр, киптергәннәр, ашатмаганнар.., – дип кыскача гына таныштырып китте һәм эзләнергә омтылыш уятты ул. – Үткәннәр турында истә тотарга, фактлар табарга, башкаларга җиткерергә кирәк.
– Видеофильмда сез тормышын бушка үткәргән кеше язмышы белән таныштыгыз. Яхшы ул, ир, әти, кеше булып яшәүдән дә яхшысы юк. Ялгышкан очраклар була. Әмма ялгышмаслык итеп яшәргә кирәк, – диде педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова залдагыларга мөрәҗәгать итеп. 
Чараның икенче өлешендә гер күтәрү, турникта күтәрелү, тартылу, мылтыктан ату буенча спорт ярышлары булды. Аларда спорт бүлегендә укучы 48 студент катнашты. Район прокуроры Ринат Кәримов гер күтәрү, турникта күтәрелү, тартылу, кунаклар мылтыктан ату буенча үзләрен сынап карады.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев