Яллар тәмамланып килә. Хәлләрегез ничек?
Табиб киңәшен тыңлыйк. Һәм нәтиҗә ясыйк.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе табиб-эндокринологы Индира Урманова.
-Индира Зөфәровна, һәркемнең Яңа елны хәвеф-хәтәрсез, матур итеп каршылыйсы килә.
- Әйе, һәрбарчабызга Яңа елны исән-сау, матур уй-хыяллар белән сөенеп каршы алырга язсын. Гадәттә безнең күбебез Яңа ел бәйрәм көннәрен телевизор каршында диванга ятып, бертуктаусыз тәм-томнар ашап үткәрә. Ә безнең организм, нерв системасы ял итәме икән соң?
- Ай-һай...
- Мондый “ял” хәлне начарайта һәм кәефне төшерә генә. Бәйрәмнәрдән соң барлыкка килгән күңелсезләнүләр организмга тискәре йогынты ясый.
- Бәйрәмнәрне ничек файдалы үткәрергә?
- Алдан план яки график төзеп куярга кирәк. Яңа ел бәйрәмнәре, яллары озын булса да, алар бик тиз узып китә. Шуңа күрә ялларны ничек үткәрәячәкне алдан уйлагыз. Авылда яки Арчада, яки Казанда нинди чаралар буласын алдан белешегез. Ял вакытында да планны үзгәртеп була.
- Иң мөһиме нәрсә?
- Иң элек бертуктаусыз ашауны, озаклап телевизор карауны туктатырга һәм диваннан торырга, һавага чыгарга кирәк. Бер генә сәгать һавада йөрсәң дә, көннәр буе диванда ятуга караганда файдалырак. Бигрәк тә ылыслы агачлар арасында бер сәгать йөрү организмга зур файда китерә. Авылга әти-әниең, әби-бабаң янына кайтып килү дә файдага, кәефне күтәреп җибәрә. Санаторийларга, ял базаларына бару да уңай нәтиҗәләр бирә. Финанс мөмкинлегең булмаса, янәшәңдә булган мөмкинлектән файдалан. Балаларың, оныкларың, якыннарың белән табигать кочагына чык, чана, чаңгы шу, карда ауна, көл, шаяр...
- Икенче дөнья – социаль челтәрләр дөньясы – телефон бар бит әле.
- Моннан ял итәргә кирәк. Соңыннан үзегез дә аптыраячаксыз, телефоннан башка да яшәп була икән дип. Яхшы фильм карап алыгыз, китап укыгыз, кроссворд чишегез. Өстәл уеннары да кәефегезне күтәрер. Театр, кино, күргәзмәләргә, Яңа ел чараларына барыгыз. Тик күңел төшенкелегенә генә бирелеп ятмагыз.
- Туклануга күчик. Безнең организмның шулай ук тәмле ризыклар белән бәйрәм итәсе килә бит.
- Организмның бәйрәм итәсе килүе әле ул зыянлы ризыклар ашап, алкогольле эчемлекләр эчү дигән сүз түгел. Дөрес, эчнең дә бәйрәм итәсе килә, әмма ул бары тик файдалы ризыклар белән генә бәйрәм итә ала. Бу мөмкинлекне тудырыгыз сез аңа – эчегезгә. Әлбәттә, туклану ул сезнең яшегезгә һәм финанс мөмкинлегегезгә дә бәйле.
- Сәламәтлек белән проблемалар килеп чыкмасын өчен киңәшләрегез.
- Без нәрсә ашыйбыз һәм эчәбез – моңа безнең инфекцияләргә каршы көрәш сәләтебез дә, симерү, йөрәк чире, шикәр диабеты һәм башка җитди чирләр дә бәйле.
- Ә безнең Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөрес туклану буенча нәрсә тәкъдим итә?
- Безнең ВОЗ ризыкны төрләндереп ашарга, тозны, шикәрне, кайбер майларны киметергә, куркыныч һәм зыянлы алкогольдән качарга тәкъдим итә. Безнең организм бик катлаулы. Бер генә ризык та организм эшчәнлеге өчен кирәкле барлык туклану матдәләренә ия түгел. Шуңа күрә безнең рацион төрле ризыклардан торырга тиеш.
- Ул файдалы ризыкларга нәрсәләр керә?
- Безнең көндәлек рационда яшелчә, җиләк-җимеш, бодай, кукуруз, дөге, бәрәңге, чечевица, фасоль кебек ризыклар булырга тиеш. Һәм шулай ук ит, балык, йомырка, сөт булу да шарт. Эшкәртелмәгән кукуруз, арпа, солы, бодай һәм чия төсендәге дөге булса, бигрәк тә яхшы. Алар кыйммәтле клетчаткага бай һәм туклыклы да. Ә ашау арасында капкалап алу өчен яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвекләр әйбәт.
- Тозны киметүнең файдасы нидә?
- Артык тозлы ризыкларның кан басымын күтәрү ихтималы бар. Бу исә йөрәк чирләре җәелүгә һәм инсультка китерергә мөмкин. Көнгә без норма буенча 5 грамм (бер чәй калагы) тоз кулланырга тиеш. Ризык әзерләгәндә тозлы соусларны, тәмләткечләрне куллануны киметергә. Мәсәлән, соя соусын, шулпасын һәм балык соусын.
- Итнең ниндиен сайларга?
- Ак итне сайлагыз. Мәсәлән, кош һәм балык итен, аларда кызыл иткә караганда май азрак. Ризыкны кыздырмаска, парда яки суда пешерергә кирәк.
- Ризыкны сатып алганда бигрәк тә нәрсәгә игътибар итәргә?
- Этикетканы укырга. Трансмайлар булган ризыкны алмаска. Бу трансмайлар маргаринда, эретелгән майда, әзер, тиз әзерләнә торган ризыкларда, кыздырылган, камыр ризыкларында еш очрый.
- Күп шикәр куллануның зыяны?
- Шикәрне күп ашау ул тешләргә зыян салып кына калмый, симерүгә дә китерергә мөмкин. Ә моның исә җитди авыруларга китерүе бар. Шуны да белеп торыйк, бер банка газировкада 10 чәй калагы шикәр булуы ихтимал.
- Рәхмәт киңәшләрегез өчен. Яңа ел белән!
- Рәхмәт. Яңа елны ничек каршылыйсың, елың да шулай үтәчәк, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Шуңа күрә безнең киңәшләрне истә тотып, вакытыгызны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышыгыз. Яңа ел белән!
Румия Надршина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев