Яңа Ашытта яңа мәчет
Узган якшәмбедә Яңа Ашыт авылында яңа сафка баскан “Әлминә” мәчетен ачу тантанасы булды.
Кечерәк кенә, әмма табигате белән бик матур бу авыл өчен көтелмәгәнчә күп халык килгән иде ул көнне. Көтелмәгәнчә, диюем шуңа, өлкәннәрнең кайсы белән сөйләшмә, “Кара, күпме халык җыелган бит, исең китәрлек”, – дип фикерен белдерде. Читтән дә бик күп кеше кайткан, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә килгән.
– Яңа Ашытта мәчет ачылу – тарихка кереп калучы чараларның берсе. Аллаһ разый булсын. Аңа юл өзелмәсен, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
– Республикада уртача ике атнага бер мәчет ачыла дияргә була, – диде Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров. – Заманында алар санаулы гына булган, берничәсе генә эшләп торган. Иң хәерле, башка беркайда да бирелми торган рухи азык ала торган урын ул мәчет.
– Күптән көтелгән мәчет иде бу. Ишекләре һәрвакыт ачык булсын, азан тавышы ишетелеп бәрәкәт өстәп торсын, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин.
Мәчет төзүне шушы авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Әсхәт Хәйруллин башлап йөргән. 2017 елда авыл җыенында бу хакта игълан иткән ул. Авыл халкы күтәреп алган. “Әниебез 25 еллап абыстай булып торды. “И, балам, бер бу авыл гына мәчетсез. Башлап йөрүче булса, кушылырлар иде”, – диде ул бервакыт. Уйланып куйдым. Мәчет манарасын кискәндә 7 яшьлек бала булган ул. 92 яшендә үлде. 85 ел авыл мәчетсез торган булып чыга. Эшкә тотындык. Ярдәм итүчеләр дә табылды. 2017 елда бөтен авыл халкы белән фундамент салдык. Илшат Галимуллин киңәшләрен бирде. Урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин агач алуда булышты. Киявем Алмаз Сабиров, Дамир Каюмов, Денис Лебедков ахырына кадәр булыштылар. Денис аз сүзле, күп эшли. Акча җитми, дип кенә әйтәм, шул арада кайтып җитә иде. Авыл халкының да ярдәме зур булды”, - дип сөйләде Әсхәт әфәнде.
Денис Казан егете. Төзелеш оешмасында эшли. 2015 елдан диндә. Әнисе Яңа Кенәрдән икән. Шуңа бу якта башланган һәр эшкә үзенең өлешен кертергә тырыша. Денис үзе турында сөйләргә дә яратмый, яздырырга да теләми. Дөрес инде, изгелек эшләгәнне кычкырып йөрмиләр. Әмма күрсәтми дә каласы килмәде. Алмаз Сабиров, Дамир Каюмов, Денис Лебедков бер оешмада бергә эшлиләр, изге гамәлләрне дә бергә кылалар икән.
– Мин Югары Оры мәчетендә эшләүче Феликс хәзрәтнең хатыны булам. Ул мәчеткә дә зур ярдәм итте Денис Лебедков һәм аның дуслары. Әле дә Корбан ашлары үткәрүдә булыштылар, – диде Роза Фазылҗанова.
Тантанада мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләргә Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең, район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тәкъбир әйтеп кызыл тасманы кискәннән соң бар да мәчет эченә узды. Азан әйтеп, өйлә намазын укыдылар. Соңыннан без дә карап чыктык. Зур булмаган агач бина. Манарасы ерактан ук үзенә тартып тора. Пошалым осталары эше. Эчке яктан да бик күңелгә ятышлы. Йөрәккә рәхәт.
– Мин 25 ел инде авылда мулла. Кулдан килгәннең барысын да эшлим. Бабам мулла нәселеннән. Уфада дини белем алган. Әби өйдә балаларга дини белем биргән. Абыстай булып торды. Үзем 4-5 яшьтән үк укый идем инде. Балаларга, оныклар, хәзер оныкчыкларга да догалар өйрәтәм, – диде Яңа Ашыт мәчете имамы Мәгърүф хәзрәт Рәүпов.
– Шушы авылда туып-үстем мин. Хәзер Шушмабашта яшим. Әмма бу якларда еш булабыз. Мәчет ачылуын белеп сөенеп килдем. Авыл бетә, дип борчылып йөри идем. Болай булгач, үсәр кебек әле, – диде 85 яшьлек Рафая Низаметдинова.
– Мин Казаннан кайттым. Махсус. Моның кадәр халык җыелганга шаккаттым. Шатланып туя алмыйм үзем дә, – диде 88 яшьлек Фрәнгизә апа.
– Хәзер авыл халкының бурычы – мәчетне мәгърифәт, дини гыйлем бирү учагы итү, – диде районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина.
Авыл халкы өчен ул көн чын бәйрәм булды. Соңыннан барысын да сый белән тулы өстәл артына чакырдылар. “Мәчет киләчәктә дә читтә яшәүче авыл халкын да туплау, аралашу, менә шулай бергә очрашу урыны да булсын иде”, – диделәр кунаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев