erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Чүриле интернат-йорты спорт мәйданчыгында 6 команда очрашты

Күңелле очрашу.

Футбол ярышлары булды. Яңа Чүриле, Казан, Яшел Үзән, Кама Аланы, Алабуга, Чистай психоневрология интернат-йортларында яшәүчеләрдән төзелгән футбол командалары ярышты. Кунаклар да күп килгән иде. Ярышларны ачу тантанасында  Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты. "6нчы ел инде менә шушындый спорт ярышлары оештырабыз, - дип сөйләде ул. - Мондый очрашулар алга таба да спорт белән шөгыльләнергә, яңа җиңүләр яуларга стимул бирә. Уңышлар бар. Республиканың җыелма командасы Россия, халыкара яррышларда катнашалар. Хәтта ярышка чит илгә Польшага бардылар. Менә бүгенге ярышлардан да көчле уенчыларны җыелма командага сайлап алачакбыз. Көзен Россия, халыкара ярышлар булачак". Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов республика җитәкчелегенә, министрлыкка Яңа Чүриле интернат-йортына тиешле игьтибар күрсәткәннәре, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Чыгыш ясаучылар футболчыларны сәламләп, уңышлар теләгәннән соң ярышлар башланып китте. Иң беренче Алабуга командасы белән Кама Аланы командалары очрашты. Арча спорт комплексыннан тренерлар Рәшит Сафин, Ринат Насыйбуллин һәм Арчаның 7нче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев килде һәм уеннарны оештырдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә монда иде. Расих Галимҗанов җырлады, хореограф Аида Ондрина җитәкчелегендәге " Мирас" биючеләре бик матур итеп биеделәр. Тирә-юньдә бәйрәм рухы тантана итте. Күңелле! Яңа Чүриле интернат йортының директоры - Гүзәл Нигьмәтҗанова. Ул үз команда егетләренең уйнаганын шулкадәр бирелеп карады, үзе дә шуларга кушылып уйнар иде. Гүзәл ханым, сез үзегез дә футбол уйныйсызмы әллә дип сорамый кала алмадым. Юу-к, дип елмайды ул. Футбол шундый уен инде ул, аны тыныч кына карап булмый. Әнә Кама Аланы интернат-йорты директоры Татьяна Краснова үзенекеләргә исемнәре белән кычкырып, көч биреп торды. Күләгәгә барып утыргач сөйләшеп алдык. "8 ел директор булып эшлим, - дип сөйләде ул миңа. - Эшемне бик яратам. Яратам менә шушы егетләрне". Татьяна Рантовна чын күңеленнән сөйли иде. "Без кичә Казанга килдек. Арчага кадәр 6 сәгатьләп киләсе бар, - дип сөйләде. -  Иртүк чыгып китеп интегеп йөргәнче кичә Казанга килеп кунакханәдә кундык. Экскурсиягә Раифа монастырена бардык. Егетләрнең күңеле бик булды". Гадәттә кемнәр бу интернатка эләгә? "Акыл ягыннан йомшаграклар, - диде әңгәмәдәшем. - Безгә төрлесе килә. Балалар йортыннан да, әнисе-әтисе үлеп, караучысыз калганнар да...". Ә нинди шартларда яшиләр? "Бүлмәдә телевизор, телефон, кер юу машинасы, кайберләрендә компьтер да бар. Алар бит группада, пенсия алалар. Пенсиянең 75 проценты учреждениегә күчә, ә калган 25 процентын үзләре тота. Менә шул акчага алар үзләре теләгән әйберне ала ала. Республикада менә шушындый интернат йортлар алтау. Алтысында да менә шушындый заманча спорт мәйданчыклары эшләделәр. Интернатта яшәүчеләргә футбол, волейбол, баскетбол уйнарга мөмкинлекләр бар". Командадагы  егетләр дару эчеп кенә торамы? "Юк, - диде әңгәмәдәшем. - Берсе генә эчә. Ә интернатта төрлесе бар. Коляскада, караватта ятып кына торганы да...". Ярышлар кичкә кадәр барды. Егетләр бирелеп, тырышып уйнадылар. "Футбол уйнарга яратабыз", - ди үзләре дә. Нәтиҗәләр: 1нче урында Яшел Үзән командасы, 2нче - Казан, 3 нче Алабуга, 4нче - Яңа Чүриле, 5нче - Чистай, 6нчы - Кама Аланы командасы. Молодцы! Тәҗрибәле тренер Рәшит Сафин: "Ярышлар тиешле югарылыкта үтте, - дип сөйләде. - Арада әйбәт уйнаучылар бар. Очрашуны Яңа Чүриле җитәкчелеге яхшы оештырган, молодцы!". Бүләкләрне министр урынбасары Юлия Абдреева үзе тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре