erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Иябаштан Венера Галәветдинова: «Бөек Ватан сугышында гына да дистәләгән туганнарыбыз ятып калган»

Яңа Иябаштан Венера апа Галәветдинова: «Сезнең газетада басылган исемлектәге Шаһинуров Фатих Шаһинур улы минем әнинең бертуган абыйсы була. Ул колхозның беренче тракторчысы»

Фатих сугышка киткәнче өйләнергә дә өлгермәгән була. Алар өч бертуган сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Ул нәселдән сугышка китүчеләр дистәләп.

Венера апаның сөйләр сүзләре күп иде. Без газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән Яңа Иябашка барырга, Фатих Шаһинуровның язмышы ачыкланган документны Венера апага тапшырырга, ул сөйләгәннәрне үзебез тыңлап кайтырга булдык.

Венера апа безне көтә иде. Яңа Кырлай мәктәбендә укытучы булып эшләүче кызы Эльмира Алис кызы ярдәмендә фотоальбомнар, башка кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар турында истәлекләр әзерләп куйган иде.

Башта аның үзе белән таныштырыйм әле. Ул 1942 елда туган, сугыш чоры баласы. “Башка балалар күргән михнәтне миңа да күрергә туры килде, – ди ул. – Иң кыены ачлык иде. Фатих абыем колхозның беренче тракторчысы. Аның сугышка киткәндә күрше авылда эшләгәне өчен ике капчык ашлык аласы калган  була. Әнием дәресләрдән соң (әнием сугыш вакытында  укытучы, агитатор, ревкомиссия рәисе һ.б. җаваплы эшләр башкара) шул авылга барып он алып кайта, умач уа. Аны да аз-азлап, берәр кило гына итеп бирәләр. Ачка үлмәслек кенә итеп. Әнием бер барганда тизрәк кайтыйм дип елгадагы боз өстеннән чыгарга уйлый. Ләкин яз көне бит – боз ватыла, әнием боз астына китә. Бәхеткә яр кырыенда кешеләр була, алар үлемнән коткара. Әмма әнием шуннан соң гарип булып кала, сугыштан соң укыта алмый“.

– Нәселебез тарихы XIII гасырлардан бирле билгеле, – дип дәвам итә Венера апа. – Ул вакытлар эчендә күпме  сугышлар, бәрелешләр, кан коюлар булган. Безнең нәселдән дә бу сугышларда хәрбиләр, геройлар, һәлак булучылар, репрессия корбаннары булган. Бөек Ватан сугышында гына да дистәләгән туганнарыбыз ятып калган. Әнинең өч абый-энесе, әтинең өч туганы, иремнең әтисе һәм туганнары. Әтием – офицер, өч мәртәбә яралана, инвалид булып кайта. 1946-1947 елларда Казанда вертолет заводында цех начальнигы, инженер. 1947-1975 елларда Яңа Кырлай мәктәбендә физика-математика укытучысы. 1975 елда сугыш җәрәхәтләреннән арабыздан китеп барды“.

Венера апаның әти-сенең язмышы аянычлы. Алар нәселе – муллалар нәселе дә әле. “Җиде буын муллалар нәселе дә без“, – ди ул.

Венера апа безгә нәсел шәҗәрәсен дә күрсәтте.  1 буын (барысы 20 буын билгеле) Рыстмөхәммәт дигән кешедән башлана. VI буындагы Габдүшбине Габсәлам хәзрәтләре 1770 елларда Әлдермеш авылында мәдрәсә тота. Аның туганы Әхмәр мулланы Яңа Иябаш авылына мулла итеп билгелиләр. Ул монда дин сабагы укыта башлый. Аны Дөбъязга чакыртып алганнан соң аның урынына улы Салихҗан кала. Шушы чордан башлап Әхмәр мулла нәселе Яңа Иябашта мулла вазыйфасы белән бергә балаларга белем дә бирә. Салихҗан улы Садыйкҗан, Садыйкҗан улы Сабирҗан (1842-1915) яшәгәнлеге билгеле. Салих, Садыйк, Сабирҗан муллаларның каберләре Яңа Иябаш зиратында.

Әхмәров Зарифҗан Сабирҗан улы (1873-1923) Кышкар һәм Уфа мәдрәсәләрендә укыган указлы мулла. 1904 елның 22 октябрендә Яңа Иябаш мәхәлләсендә укулар башлап җибәрә.

Репрессия давыллары Әхмәровлар гаиләләренә дә килеп җитә. Фән, дин эшлеклеләре, күренекле шәхесләр юк  ителгән чорлар. Яңа Иябашта яшәгән указлы мулла Зарифҗан Әхмәров “халык дошманына“ әверелә. Йортларын таркатып, анда яшәүчеләрне куып чыгаралар. Биш бала урамда кала, Венера апаның булачак әтисенә 7 яшь була. “Ләкин иң аянычы: барлык мөлкәт, документлар, авыл тарихы язмалары юкка чыга“, – ди ул. “Әтием гарип булып сугыштан кайта, торырга өй юк, эшләргә эш юк...“

Балалар һәммәсе дә бик сәләтле, бик тырыш була, бик күп кыенлыклар күрсәләр дә, укып югары белем алалар. Бишесе дә физика-математика укытучылары. Бишесе дә атказанган укытучылар. Венера апаның улы да, кызы да укытучылар. Әлеге династиянең педагогик стажы – бер мең елдан артык. Бүген дә төрле шәһәрләрдә, төрле мәктәпләрдә күпләгән туганнары эшли.

Хәзер инде язмабыз башындагы героебыз Фатих Шаһинуровка  әйләнеп кайтабыз. Венера апа үз нәселләреннән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген дә төзегән. Менә алар: Рәфкать Әхмәров – исән, инвалид булып кайта. Габделхәй Әхмәров – хәбәрсез югала. Булат Әхмәров – үлеп кала, Хаммат Әхмәров – кайткач үлә. Нәҗип Шаһинуров – Ленинградта үлә, Фатих Шаһинуров – хәбәрсез югала, Нәфыйкъ Шаһинуров – 1945 елда үлә, үлгән хәбәрен 9 майда китерәләр. Михаил Шаһинуров – кайткач үлә Низам Галәветдинов – Смоленскийда үлә. Малик Галәветдинов – кайткач үлә. Әлтаф – сугышта үлә.

“Сугышчан дан клубы“ ассоциациясе рәисе М.Черепанов тырышлыгы белән Фатих Шаһинуровның Бөек Ватан сугышында яраланып Мари Иленең Медведево районында госпитальдә дәвалануы (ул анда ялгыш үлүчеләр исемлегенә кертелгән) билгеле булды. Бактың исә якташыбыз яңадан сафка басып дошманнарга каршы көрәшүен дәвам итә. Кызганыч, 1944 елның мартында Белоруссиянең Витебск өлкәсен азат иткәндә һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев