erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авыл җирлеге сайлау участогында беренче тапкыр сайлаучыларга район башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырды

Бердәм сайлауларда катнашучы авыл җирлекләренең берсе - Яңа Кенәр. Биредә бүген 266 кеше үз тавышын бирергә тиеш.

Сайлау участогының ишекләре иртәнге 6дан ачык иде инде. Иртәнге 8.40 сәгатькә 50 кеше үз тавышын биргән иде.

Бүгенге сайлаучылар арасында беренче тапкыр катнаушчы 5 кенәрле дә бар. Аларны сәламләргә районыбыз башлыгы Илшат Нуриев та килде. Өч депутат арасыннан берсенә тавышларын биргәннән соң, район башлыгы яшьләргә теләкләрен җиткереп, киләчәк көннәрендә уңышлар теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Егет-кызлар сайлауда катнашулары белән горурлануларын җиткерделәр. Бүгенге көндә Казан һәм Әтнәдә белем алучы яшьләр киләчәкләрен авылдан башка күз алдына китерми. 

"Сайлау участогы бүген кичке 8гә кадәр үз эшен дәвам итәчәк. Өйдә генә сайлатасы 10 кеше бар", - диде авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев