erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авылында ике сайлау участогы эшли

Районыбызның иң зур авыл җирлекләренең берсе булган Яңа Кенәрдә бүген 955 һәм 956нчы сайлау участокларында тавыш бирәләр

Яңа Кенәр авыл җирлегенә берничә авыл карый. Сайлаулар вакытында биредә Яңа Кенәр һәм Яңа Ашыт авыллары халкы катнаша.

Бүген дә мәдәният йорты һәм авыл советы бинасында уздырылган сайлауларда ике авылга 2000гә якын тавыш бирүче киләчәк. Алар арасында быел беренче тапкыр сайлаучы 21 егет һәм кыз, өйдә сайлаучы 64 кеше бар. Беренче сайлаучыларга истәлекле бүләкләр бирелә. 

Яңа Кенәр авылында озак еллар сайлау комиссиясендә эшләүче Габделбәр Сабиров сүзләренчә, элекке чорларда бу авылда бер сайлау участогы эшләгән. «1974 елдан бирле Яңа Кенәр сайлау участогында секретарь булып эшләдем. Иртәнге 6дан ачып, төнге 12гә кадәр сайлата идек. Халык та күбрәк иде ул вакытта», – дип искә алды ул  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев