Яңа Кенәр, тирә-як авыллар халкына нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр
“Алып барасыңмы?” – “Берсүзсез”
Узган елның 2 ноябрендә эш башлаганнар. Шул вакыт эчендә гуманитар ярдәм белән сигез йөк озатканнар. Беренче машина 26 ноябрьдә китсә, соңгысы әле шушы көннәрдә генә барып кайткан.
Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева белән көтмәгәндә очраштык. Моңа кадәр аралашуыбыз сәлам бирү, хәл сорашудан үтми иде. Аның волонтерлар төркемендә икәнен белгәнгә, бу юлы шул хакта сорашырга булдык.
– Яңа Кенәрдә волонтерлар төркеме бик көчле. Зур эш башкара. Халык та бик актив. Сез анда ничек килеп кердегез?
– Беренче булып эшмәкәр Дамир Каюмов ватсабтагы авыл төркеменә “ярдәм итәргә теләүче булса, махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга булышырга кирәк”, дигән хәбәр язды. Ул минем улымның сыйныфташы. Мин авыл җирлегенә төштем. Рашат Сәлихҗанов, Дамир Каюмов, Зөлфия Вафина, Гөлнур һәм Марс Гайнуллиннар, Алсу һәм Ленар Гариповлар, пенсиядәге укытучы Вагыйзә Әгъләмова, Таһир Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин (араларында эшмәкәрләр дә, кайнар нокталарда булып кайткан якташларыбыз да бар) катнашында төркем төзелде. Үзебезнең штаб булдырылды. Кем нәрсә өчен җавап бирә – шуны билгеләдек. Документларны тәртипләп алып бару өчен Габделбәр абый Сабировны чакырдык.
– Фәния ханым, халык бу башлангычны ничек кабул итте?
– Халыкка рәхмәт, күтәреп алды. Башта без клубта утырдык. Узган елның 3 ноябрендә бер көн эчендә 42 мең сум акча керде. Ватсабтагы “Кенәр яңалыклары” авыл төркемендә исәп-хисап ясап бардык. Фотоларны да куйдык. Бик күп әйбер – кием-салым, ашау-эчү ризыклары китерделәр. Беренче йөк 26 ноябрьдә китте. Машинада Ленар Гарипов барды. Шәхси машинасында. Ул күп тапкыр барды инде. “Алтмыш мең километр юл узган машинаның 25 мең километры махсус хәрби операция барган зонага бару булды”, – ди ул. Алгы сызыкка кадәр барып җитә язалар. Алып барган әйберләрне якташларга гына түгел, башка солдатларга да бирәләр. Бар да уртак. Әйбер салырга бер кешесе булмаганнар бар бит. Үзебезнең егетләрнең әти-әниләренә посылкаларны япмыйча алып килергә кушабыз. Аларга башкалар белән бүлешергә дип өстәмә әйберләр дә бирәбез. Махсус базарга барып, футболкалар, оекбашлар һәм башка кием-салымнар алып кайтабыз һәм иптәшләренә дә өлеш чыгара торган итеп бүлеп салабыз.
– Яңа Кенәрдә хәйрия концерты да үтте. Ул кем инициативасы, ярдәме белән оештырылды?
– Шундый чор булып алды, нахак сүзләр дә килеп иреште. Берзаман халык читләшә башлады. Аның сәбәбен без беләбез, әмма халыкка мәгълум түгел бит. “Канатлар” төште. Тик ярдәм итәсе килә. Безнең командадагы Гөлнур Гайнуллинаның ике буын туганының улын алып кайтып җирләүләре турындагы хәбәр килеп җитте. Безнең районнан түгел ул, шулай да кемнеңдер баласы, кадерлесе. Бик борчылды туганнары. Бу да күңелгә энә булып килеп кадалды. Шунда өлкән яшьтәге Вагыйзә апабыз авылдашыбыз җырчы Нурзадә белән элемтәгә кергән. Район башлыгы автобус бирергә вәгъдә иткән. Шулай Нурзадә 16 артист алып кайтып, Яңа Кенәр мәдәният йортында зур хәйрия концерты оештырды. Ул концерттан 63100 сум акча җыелды. Аннан тагын бер югалту. Алсу Гарипованың якын туганы 22 яшьлек егет һәлак булды. Алсу ярдәм оештыручыларның берсе, аның кайгысы безгә дә кагыла. Тагын артистлар алып кайттылар. Бу юлы да халык күтәреп алды. Тулы зал булды. Хәтта басып та тордылар. Ильвинаның хәйрия концертыннан 68300 сум акча җыелды. Ильвина үзе 20 мең сум калдырып китте.
– Халык арасыннан аерым ярдәм итүчеләр дә булдымы? Исемнәрен телгә алып китәрлек, диюем.
– Булды, ничек кенә әле. Соңгы баруда (аңарчы да ярдәм итте ул) әфганчы Фаяз Әхмәдуллин бик күп әйбер алган. Аның бертуган абыйсы кыр госпиталендә хәрби хирург икән. Авылдашыбыз Ирек Фәхретдинов ике тапкыр акчалата ярдәм итте, 100 мең һәм 60 мең сум бирде. Кызыл Яр авылыннан Фирдия һәм Рәфкать Шәриповлар бик зур өлеш кертте. Аларның уллары махсус хәрби операция барган зонада. Улы соравы буенча Рәфкать “УАЗ” (буханка) машинасы, мотоциклга кадәр илткән иде инде. “Тагын әйберләр кирәк. Нишләргә инде?” – дип килде. “Алып барасыңмы?” – дип сорадым Ленардан. “Берсүзсез”, – дип җавап кайтарды ул. Бу хакта төркем аша халыкка да җиткердек. Сәгать ярым эчендә 28 мең сум акча җыелды. Җиденче тапкыр барырга әзерләнгәндә 189 мең сум булган иде. Яңа Кенәр, тирә-як авыллар халкына нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр.
Тулырак газетабызның 25 август санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев