Яңа Кенәрдән күп балалы Минзилә һәм Ирек Галиевлар “Ата-ана фидакарьлеге” медале белән бүләкләнде
Республика көне уңаеннан Казан Кремлендә иң яхшы гаиләләрне тантаналы кабул итү булды. Анда барлыгы 45 гаилә катнашты. Араларында 11 бала тәрбияләп үстерүче Галиевлар гаиләсе дә бар иде.
Минзилә һәм Ирек Галиевлар икесе дә Яңа Кенәр авылыннан. Бергә мәктәптә укыганнар. Дөрес, Минзилә иреннән биш яшькә кечерәк.
– Ирек армиядә хезмәт итеп кайткач очраша башладык. “Армиягә киткәнче матур кыз үсеп килә икән, – дип карап йөргән идем”, – диде. Онытмаган. Ике ел йөрдек. Очраша башлаганда миңа уналты яшь кенә иде, унсигездә кияүгә чыктым. Өч көн дәвамында туй иттек. 1991 елны өйләнештек. Шул елны беренче балабыз туды, – диде Минзилә ханым.
Ә 1993 елда Ирек Галиев “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсенә укырга керә. Тормышлары бөтенләйгә үзгәрә, гаилә дин кануннары буенча яши башлый. Бала табуга да караш икенче төрлегә әверелә.
– Баланы “үтерергә” (төшерү, балага узмас өчен төрле чаралар куллану да шуңа керә) ярамый, табарга кирәк. Тугыз ай дәвамында күтәрәсең, авырлык белән табасың. Аларның барысына да Аллаһның рәхмәте кирәк. Бөтенләй балага узмаучы аналар, гомерле булып тумаучы балалар бар. Узгансың икән, әрәм итмә, диелә диндә, – диде Минзилә ханым. – Олы улыбызга – 34, төпчегебезгә сигез яшь. Тугыз оныгыбыз бар инде. Олы оныгыбыз Закирга 12 яшь. Шул ук вакытта үзебезнең 12 яшьлек кызыбыз бар. Барысы да исән-саулар, сау-сәламәтләр, Аллага шөкер.
– Яшь вакытта Минзилә матурлыгы белән үзенә каратты. Күз алдында үскән матур, тәртипле, сөйкемле кыз. Гашыйк булдым, – диде Ирек Галиев. – Ә яши торгач ул мәхәббәт олы хөрмәткә әверелә. Балаларга карата Аллаһ кушканның барысын да үти. Хатын ирне хөрмәт итәргә, аңа буйсынырга тиеш. Дине, Аллаһтан куркуы мөһим. Байлык бүген бар, иртәгә юкка чыгарга мөмкин. Матурлык та еллар үткән саен сула. 35 ел бергә яшибез. Безне хәзер бергә үткән сынаулар, бергә үстергән балаларыбыз бәйли. Хатын-кызның чын йөзе шунда күренә. Бер-береңә хөрмәт еллар үткән саен арта бара. Яшь вакыттагы шома кулларына караганда бүгенге кытыршы куллары, аның миңа куйган хезмәте һәрнәрсәдә ярдәм итә. Мин мәдрәсәдә укыганда Минзилә гаиләне алып барды, мине аңлап, дингә килде. Менә хөрмәт тудыра торган әйберләр.
Олы уллары Ибраһим ике институт тәмамлаган, икътисадчы һәм юрист һөнәрен үзләштергән, гаиләле, өч бала үстерәләр. Зөләйхалары Казан химия-технология институтын кызыл дипломга тәмамлаган, шулай ук өч баласы бар. Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында Таиф шәһәрендә яши. Ире шунда белемен күтәрә. Мөхәммәт белән Искәндәр энергетика көллиятен тәмамлаган. Икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә үзмәшгульләр, машиналар белән эш итәләр. Кызлары Зөбәйдә медицина көллиятен тәмамлаган, Казанда шәхси учреждениедә эшли, яңа гына кияүгә чыккан. Исмәгыйль медицина университетына укырга кергән. Беренче елын укый. Мәрьям, Фатыйма, Әминә, Габдрахман Яңа Кенәр мәктәбендә белем ала. Барысы да намазда.
Минзилә үзе Яңа Кенәр коррекцион мәктәптә тәрбияче булып эшли. Читтән торып педагогика көллиятен, социаль белем бирү академиясен тәмамлаган. Эшләргә дә, укырга да, унбер баланы тәрбияләргә дә ничек көч, вакыт тапты икән ул?
– Әнием Сания, кайнанам Дания бик булышты. Алар минем ике канатым булды. Ә Ирек – ныклы таянычым. Кибетләргә йөрмәдем, исемлекне генә бирәм дә, Ирек барысын да алып кайта. Мин әзерләдем, ашаттым гына. Дөрес, кием-салымнар алырга Арчага икебез барабыз. Хастаханәләргә дә Ирек йөртте, урамдагы бөтен эшне ул башкарды. Элек терлекләр дә тоттык. Бакчабыз бар. Анда эшләргә бик яратабыз. Үзебезгә кирәк бөтен нәрсәне үстерәбез, – диде Минзилә ханым. – Балаларга да рәхмәтлемен. Кечкенәләрен алып кайтканда өлкәннәре бик терәде. “Әни, сиңа авыр түгелме соң?” – дияләр иде. Унике ел рәттән өйдә тордым. Сигезенче балага ике яшь булганда эшкә чыктым. 25 ел кайнанам, кайнатам белән яшәдем. Хәзер әни безнең янда. Терлек асраганда печәнен, онын алар бирде, матди ярдәм дә күрсәттеләр. Алар терәде. Аннан берара чеклар биреп бардылар, бала акчасы килде. Очны очка ялгап бардык.
Ә Ирек Галиев мәдрәсәне тәмамлауга Яңа Кенәрдә имам була. Андый уй белән укырга китми ул. Авыл аксакаллары шундый фикергә килә. “Укып кайттың, мулла бул, булышырбыз”, – диләр.
– Ирек авыл кешеләренә кыйбланы күрсәтте. Әле дин кереп кенә килә иде, – диде Минзилә ханым. – Укулар, дини дәресләр башланды. Мәчет төзелешенә үзеннән зур өлеш кертте. Әле дә мәчет өчен янып-көеп йөри. Сату эшенә кереп китү турында да уйлаган иде. Тик вакыты җитмәвен аңлады. Чөнки ул һәр дәрескә, җомгага бөтен җаны-тәне белән әзерләнә.
– Мәеттән курка идем. Озатырга чакыргач, барырга туры килде. Никах укырга куштылар, исем куштым. Менә шулай акрынлап кереп киттем, – диде Ирек хәзрәт үзе.
Өйдә бала тәрбиясенә килгәндә, ул һәм кызларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә алар. Ишле гаилә булгач, ашарга да мулдан әзерләнә. Шуңа ризык пешергәндә дә һәрберсенең кулы тия. Берсе бәрәңге чистартса, икенчесе токмач кисә, өченчесе башкасын эшли. Хөкүмәт ярдәме белән, уртак көч тыгып йорт җиткезеп чыгалар.
– Хәзерге вакытта 12 кеше бер өйдә яшибез. Ял, бәйрәм көннәрендә 25 булабыз. Ике метрлы өстәлне тагын бер метрга озайтырга туры килде, сыймыйбыз, – диде Минзилә Галиева.
- Безнең гаиләдә сүз, тавыш булганы юк, – ди Ирек хәзрәт. – Ир белән хатын Аллаһка буйсына икән, бәхәс булырга тиеш түгел. Ир баш, хатын-кыз аны шулай кабул итә. Ир сүзе өстен булырга тиеш. Көнкүреш мәсьәләләре буенча уртага салып сөйләшәбез, әмма, әйткәнемчә, ир сүзе өстен кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев