erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа шахмат бүлмәсендә беренче ярыш узды

Арчада шахмат сөючеләргә яраткан спорт төре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр туды.

Август ахырында “Арча” спорт комплексында шахмат бүлмәсе ачу тантанасы булды.
Бу көнне биредә Шәһәр һәм Белем көне уңаеннан зур районара шахмат ярышы да узды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров шахмат сөючеләрне бәйрәмнәр һәм әлеге тантана белән котлады.

– Шахмат бүлмәсендә бу спорт төре белән шөгыльләнү, ярышлар үткәрү өчен мөмкинлекләр тудырылган, тиешле җиһазлар урнаштырылган. Зур залны да исәпкә алганда, чикләнмәгән күләмдә кешеләр чакырырга була, – диде районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов, шахматчылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Шахмат ярышына 32 кеше килгән иде. Казаннан спорт остасына кандидатлар, Кукмарадан рес-
публика чемпионнары, Биектау шахматчылары, Арча чемпионнары, призерлары катнашты. Балалар да, ветераннар да көч сынашты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Уен тыныч, әмма киеренке барды. Балалар арасында район һәм республика чемпионы Алмаз Гатин яшьтәшләре белән дә, өлкәннәр белән дә уйнады. Өлкәннәр арасында ул өченче урынны алды, яшьтәшләре арасында беренче булды. Бер ярышта ике приз алган бердәнбер шахматчы ул, – диде Марсель Хәлилов.
Шахмат ярышында Кукмарадан Диана Гарифуллина абсолют чемпион булды. Икенче урында Марсель Хәлилов. Ветераннар арасында беренче урында Арчадан Данил Рәхимов, икенче һәм өченче урыннарда Казаннан Павел Сергеев һәм Гали Булатов. 
Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шахмат буенча 2017 ел чемпионы Габделнәфыйк Фәттахов катнашучыларны яңа бал белән сыйлады.
“Арча” спорт комплексындагы шахмат бүлмәсендә хәзер шахмат сөючеләр даими рәвештә кичке өч сәгатьтән тугыз сәгатькә кадәр шөгыльләнә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев