erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа уку елы башланып китте

Быел район буенча 1180 кеше укыячак.

Узган уку елында мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә дүрт ел дәвамында белем алган 127 кешегә шәһадәтнәма тапшырылган.

Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгьрифәт үзәгендә һәм барлык мәчетләрдә яңа уку елын башлап җибәрделәр.

– Арча шәһәре Үзәк мәчетендә районыбыз хәзрәтләре һәм мөгаллим, мөгаллимәләре белән җыен узды. Анда яңа уку елын башлап җибәрү һәм дәресләр тәртибе турында сүз алыштык. Аллаh хәерле гыйлемнәр бирергә насыйп итсен! Чарада күп еллар фидакарь хезмәт куючы хәзрәтләр һәм мөгаллим, мөгаллимәләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Арча мөхтәсибәте вәкилләре “Мәет озату” йоласы хакында ачык дәрес үткәрде, шулай ук мөгәллимәләр катнашында викторина узды, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

 Быел район буенча 1180 кеше укыячак. Шуларның 869ы өлкәннәр һәм 311е балалар. Арча “Үзәк” мәчетендә 180 кеше укый, шуларның 32се балалар

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәчетләрдә барлыгы 149 укытучы белем бирә. Шуларның 68е “Мөхәммәдия”, 21е “Исламны кабул итүнең меңъеллыгы” мәдрәсәләре, 16сы Россия Ислам институты, 41е Арча мөхтәсибәте белеме белән.

Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге быел икенче уку елын башлап җибәрде. Узган ел анда 50 кеше укыса, быел беренче сыйныфка тагын 30 кешекабул ителгән. 25 бала рухи-мәгърифәт үзәгендә Коръәнне яттан өйрәнә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре