Яңа закон нигезендә ипотека каникуллары
Яхшы хәбәр.
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү турында закон имзалады. Документ хокукый актлар рә
Яңа закон нигезендә икенче һәм аннан соңгы бала туган яки уллыкка алган очракларда гаиләләр ел ярымга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак, керемнәр кимү турында мәгълүмат китерү таләп ителмәячәк.
Каникул икенче, өченче һ.б. балага яшь ярым булганчы, ә уллыкка алган очракта – баланы алганнан соң 18 ай узганчы гамәлдә булачак. Төп бурыч буенча процентлар каникулның җиденче аеннан гына исәпләнә башлаячак. Алар кичектерү чоры тәмамланганнан соң гына түләнә башлаячак.
Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев