Янгыннар, су басулар булмасын!
Районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында язгы су китүләргә әзерлек, янгыннар буенча җитди сөйләшү булды.
Җаваплы оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында барган утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин алып барды.
Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев янгыннарны, хәвеф-хәтәрләрне булдырмау, районның халыкны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова язын карлар эри башлагач, су басудан саклану чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук утырышта катнашучылар тарафыннан сораулар бирелде, тәкъдимнәр әйтелде.
Быел районда 4 янгын булган, берсендә 50 яшьлек ир кеше гәүдәсе табылган. Узган ел бу чорда биш янгын булган, үлемнәр булмаган.
“Квартирлар һәм шәхси йортлар тиз янып китүчән, синтетик әйберләр һәм көнкүреш техникасы белән тулган, – дип сөйләде Искәндәр Юзаев. – Болар тиз кабынып китүчән һәм аз гына ут капкан очракта да организмга зыянлы агулы газ бүлеп чыгаручы җиһазлар. Күп очракта янгыннар имин булмаган гаиләләр, күп балалылар һәм ялгыз өлкән кешеләр яшәгән йортларда чыга. Бүгенге көндә гаиләнең имин булмавы – шактый киң таралган күренеш. Янгыннарда гадәттә социаль мохиттән читләшкән ялгыз кешеләр, спиртлы эчемлекләрне күп кулланган, дөрес тормыш рәвеше алып бармаган кешеләр һәлак була”.
Районда су басу куркынычы булган барысы 222 йортлы 12 торак пункт бар. Әлеге торак пунктларда барысы 754 кеше яши. Социаль, икъдисади объектлар, терлек каберләре су басу зонасына кермиләр.
Соңгы 10 елда язгы ташу вакытында Казансу елгасында су артып, Кәче авылына елга суы керә. Ел саен Казансу елгасы Кәче авылын ике өлешкә бүлә. Авылның көньяк өлешендә юл асфальтбетон автомобиль юлына тоташа. Шулай ук бу өлештә ФАП, авыл мәдәният йорты, мәчет, мәктәп һәм балалар бакчасы бар. Авылның бүленеп калган өлешендә 127 кеше яши, 77 йорт бар.
Кәче авылын хәвеф-хәтәр-дән, янгыннан саклау өчен “Яңарыш” ширкәте күз-колак булып торачак. Бер техника һәм шулай ук мобиль пост бар.
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (22.01.2026 ел) тарафыннан Казансу елгасы аша Кәче авылында 2026-2028 елларда күпер төзү расланды, – дип сөйләде Гөлнар Шәрипова. – Язгы су китүләр вакытында вакытлыча су биеклеген үлчәп торучы постлар куелачак, – Мондый постлар Казансу елгасына, Көтек һәм Кәче авылларына, Апаз авылы янындагы Шушма елгасына куелачак. Постлар куелганнан соң тәүлеккә ике тапкыр сәгать 8дә һәм 16 сәгатьтә су биеклеге мәгълуматларын бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә (ЕДДС) тапшырырга”.
Язгы су китүләргә алдан әзерләнергә. Су агу торбаларын чистартырга. Халык та аң булсын. Канауларны казып куярга.Түбәләр җимерелмәсен өчен карларны көрәргә, имгәнүләр булмасын өчен сак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев