Яңгырлар кирәк!
Һәркөн күккә карыйбыз: яңгырлар юк, болытлар бар. Һәммәбез яңгыр көтә, печән басуларында да тузан болыты
21 июньдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, бүлек җитәкчеләре Раил Шакирҗанов, Марат Шәйнуров белән игеннәрнең торышын карап кайттык.
“Игенче“ ширкәтенең арпа басулары бик әйбәт хәлдә. Быел язның иртә килүе ярап куйды.
“Бу басуларны апрель уртасында чәчтек, - диде баш агроном Марат Вахитов. – Иртә чәчелгән игеннәрдә өмет зур“.
Бу хуҗалыкта 64 гектарда бәрәңге, 138 гектарда кукуруз сугарыла. Алар сугарылмаган мәйданнардан нык аерыла.
“Венета“ ширкәтенең тритикале, кандала үләне басулары бик матур. Пар җирләре эшкәртелгән.
“Кишет“ ширкәтендә беркем аңламаган технология белән эшлиләр, туфрак бөтенләй эшкәртелми, каткан җиргә сызып кына чәчәләр. Көзге бодай ярыйсы әле. Башка хуҗалыкларда игеннәр инде башак чыгарган, ә “Кишет“тә тишелгәннәре баш калкытып аптырап утыра.
“Ашыт“, “Кызыл Яр“, “Заря“, “Аю“ хуҗалыкларында язгы кыр эшләре бөтен шартларын туры китереп башкарылган иде. Аларда корылык нык сиздерә. “Заря“ның Байкал басуындагы кукурузны кырау суккан. “Аю“ ширкәтендә кукуруз бик матур тишелгән. Әмма дым җитмәгәч алар да кәегеп утыра.
“Кызыл Яр“, “Заря“ ширкәтләрендә терлекчелек комплекслары төзү дәвам итә.
Терлек азыгы әзерләү буенча быел проблемалар булачак. Күпьеллык үләннәр 73 процент мәйданда җыйнап алынды, 64 мең тонна сенаж салынды. Бер шартлы терлеккә 9 центнер азык берәмлеге туры килә. Барлык мәйданнарны җыйнап алгач сенаж 83-84 мең тонна булыр дип көтелә. Ел ярымлык запасны туплау өчен – 184, кышлатып чыгу өчен 120 тонна чамасы кирәк.
Быел хуҗалыкларның халыкка печән бирә алуы икеле. Шуңа күрә елгаларда, посадкаларда булган үләннәрне чабып печән әзерләү хәстәрен күрсәгез әйбәтрәк булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев