Яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды
Котлыйбыз
ЗАГС бүлегенең тантаналар залында 14 яшькә җиткән яшь гражданнарга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.
Чара 1 Май, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май-Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланды. Балаларга бу бәйрәмнәрнең тарихы һәм әһәмияте турында сөйләнде.
Арча шәһәрехатын - кызлар советы рәисе Валентина Гаранина бәйрәм кунакларын истәлекле вакыйга - Россия Федерациясе гражданының шәхесен раслаучы төп документ алулары белән котлады һәм паспорт алу белән бергә кешегә гаилә, җәмгыять һәм Ватан каршында зур җаваплылык та күчә, дип ассызыклады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге Ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Хашим Гарапшин үзенең котлау сүзендә дәүләтнең көче аның кешеләрендә булуын билгеләп үтте һәм балаларга мәгънәле, игелекле эшләр һәм югары максатлар белән тулы тормыш теләде.
"Алгарыш” яшьләр үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Д.Хисмәтуллина бүген алган документка сак карарга киңәш итте һәм яшь буын вәкилләренә Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген әйтеп үтте.
Чыганак һүм фотолар: Арча районы ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев