Яшь якташыбыз «Минем илем – минем Россия» конкурсында җиңү яулады
Арчадан 2 нче сыйныф укучысы Александр Лесенко «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы кысаларында уздырылучы Бөтенроссия «Минем илем – минем Россия» конкурсының XXIII сезонында «Илем халыклары әкиятләре» махсус балалар номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә керде.
Быел конкурста катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 80 257 кеше теркәлгән. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узучы быелгы сезонның төп юнәлешләренең берсе — мәдәни мирасны һәм халык традицияләрен саклау, шулай ук милләтара бердәмлекне ныгыту.
«Илем халыклары әкиятләре» махсус балалар номинациясендә 3 яшьтән 13 яшькә кадәрге 1 272 катнашучы үз эшләрен тәкъдим иткән. Яшь авторлар «Текст эшләре» һәм «График эшләр» юнәлешләрендә көч сынашкан. Экспертлар бәяләве нәтиҗәсендә Россиянең 43 төбәгеннән 100 җиңүче билгеләнгән.
Татарстан Республикасын җиңүчеләр арасында Александр Лесенко тәкъдим итте. Аның «Шүрәле турында әкият» исемле эше «Текст эшләре» юнәлешендә иң яхшы хезмәтләрнең берсе дип табылды.
Яшь авторның әкияте татар фольклорындагы танылган Шүрәле образына нигезләнгән. Әсәрдә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, мәдәни мирасны кадерләп саклау һәм Россия халыкларының традицияләренә хөрмәт кебек мөһим темалар күтәрелә.
Александр үз эшендә рус һәм татар телләрен популярлаштыруга, шулай ук күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруга аерым игътибар биргән. Әкият балаларга татар мәдәниятенең байлыгын һәм Россиядә яшәүче халыкларның күптөрле мәдәни мирасын ачарга ярдәм итә.
Җиңүчеләрнең барлык әсәрләре Россия халыклары әкиятләренә багышланган конкурсның еллык җыентыгына кертеләчәк. Һәр җиңүчегә үзенең иҗат эше басылган китапның бер нөсхәсе истәлекле бүләк буларак тапшырылачак.
Конкурс эшләрен «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының экспертлары бәяләгән. Һәр гаризаны конкурс нигезендә сайлап алынган һәм махсус әзерлек узган кимендә өч белгеч караган. Экспертлар бәяләрендә зур аерма булган очракта өстәмә экспертиза үткәрелгән. Бу җиңүчеләрне сайлап алуның объективлыгын тәэмин иткән.
«Илем халыклары әкиятләре» махсус балалар номинациясе Россия халыкларының мәдәни мирасын саклауга, балаларның иҗади потенциалын үстерүгә, әдәби һәм сәнгать иҗаты аша традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
«Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XXIII сезоны «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев