Яшүсмерләр һәм закон: “А”дан “Я”га кадәр
Район мәктәпләрендә “А”дан башлап “Я”га кадәр гадел хөкем” проекты кысаларында дәрес-чаралар үткәрелә
Шундый дәресләрнең берсе Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә 9нчы сыйныф укучылары белән үткәрелде. “Законны белмәү җаваплылыктан азат итми” дип аталды ул.
Очрашуга район прокуроры Ринат Кәримов, район судыннан судья Анна Крайнова һәм судья ярдәмчесе Гөлсинә Дәүләтшина килде. Мәктәпнең зур залында үтте ул. Әлеге чараны судья ярдәмчесе Гөлсинә Дәүләтшина алып барды.
Тик яткан телефонны алу урлауга керәме?
Сәхнәдә башта 9нчы сыйныф егетләре “Табылган телефон турында” суд процессында катнаштылар. Әлбәттә, бу уен гына, әмма вакыйгалар чынбарлыктан, тормыштан алынган. Егетләрнең берсе чишенү-киенү бүлмәсендә телефонын онытып калдыра, икенче егет бу бүлмәгә кергәч, әлеге телефонны күрә дә үзе белән алып чыгып китә. Телефонның сим-картасын алып, үзенекен куя. Телефонын онытып калдырган егет кире әйләнеп керсә – телефон юк. Шуннан ул иптәше телефоныннан үзенең телефонына шалтырата. Әмма телефон җавап бирми. Киенү-чишенү бүлмәсендә телефон тапкан һәм аны үзенеке иткән егет гаеплеме-юкмы – судта шушы эшне карадылар. Судья егеттән: “Сез үзегезне гаепле, дип саныйсызмы?”, – дип сорады.
– Юк, – дип җавап бирде егет. – Ул егет үзе телефонын калдырган бит. Мин телефон урламадым. Карыйм, киенү-чишенү бүлмәсендә телефон ята. Алдым. Моның өчен утыртмыйлар.
– Нишләп сез мәктәп директорына, полициягә хәбәр итмәдегез? – дип сорады прокурор.
– Мин оялдым...
Прокурор телефонны алган егетне гаепле дип тапты.
Уенда катнашучы егетләрнең өченчесе – адвокат егет телефонны алган егетне якларга тотынды. Ул бит телефонны кемнеңдер кесәсеннән алмаган, ачык урында яткан телефонны алган. Җитмәсә ул балигъ яшенә җитмәгән, аның җинаять җаваплылыгына тартылганы юк.
Судья залга мөрәҗәгать итте: “Кем дә кем егетне гаеп-ле дип санамый, бары тик ул телефонны тапкан гына дип саный – кул күтәрегез”.
Залда кул күтәрүче булмады.
Шуннан судья тагын залга дәште: “Егетне телефон урлауда гаепле дип санаучылар кул күтәрегез”.
Зал кул күтәрде.
– Молодцы! – диде судья. – Дөрестән дә, сез хаклы. Петров телефонның сим-картасын алып, үзенекен куя һәм телефоннан файдалана. Ә бу урлауның төгәл билгеләрен күрсәтә. Чынбарлыкта Петров бу гамәле өчен җинаять җаваплылыгына тартылыр иде. РФның Җинаять кодексында мондый җинаять эшләгән кешене 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Алга таба төрле эшләр буенча “суд утырышлары” дәвам итте. Залда утырган укучылар шулай ук, үз фикерләрен әйтеп, хәтта яклаучылар-адвокатлар булып, суд эшендә катнаштылар.
Баланың башлыгын алып уйныйлар – бу җинаятьме?
Судта каралган икенче эш – урынсыз шаяру. Тема: урлаумы, әллә хулиганлыкмы.
9нчы сыйныф укучысы Антон 1нче сыйныфта укучы малайның башлыгын тартып ала да дустына ыргыта, көлә-көлә башлыкны бер-берсенә ыргытып уйныйлар, шуннан башлык пычракка килеп төшә. Бала елый башлый.
Прокурор бу хәлгә “ачык урында, кеше күз алдында рөхсәтсез кеше әйберен алу”, дигән бәяне бирде. Бу җинаятькә керә. Залда утыручы 9нчы сыйныф укучылары да үз фикерләрен әйттеләр. Күбесе, бу уңышсыз шаяру, диделәр. Судья: малай бу башлыкны урламаган, сатмаган, кимәгән, бу урлау түгел, диде, әмма монда башлыкны пычракка төшереп, кеше әйберенә зыян салу билгесе күзәтелә, монда РФның Җинаять кодексының 213нче маддәсендә каралганча, хулиганлык эшләнгән.
“Ромео һәм Джульетта” мәхәббәте
Хәл болай була. 18 яшьлек Паша көллияттә укый. Ә аның йөргән кызы Машага 13 яшь. Кыз 7нче сыйныфта укый. Алар бер-берсен яраталар. Мәхәббәт. Кызның әти-әнисе аларның якын интим мөнәсәбәттә булуларын белеп алалар һәм хокук саклау органнарына гариза язалар. Кыз балигъ яшенә җитмәгән – бу бик тә мөһим дәлил. 18 яшьлек егет закон тарафыннан җәза алырга тиешме, юкмы? Мәсьәлә бик җитди. Залда утыручы яшүсмерләр, аларның бит мәхәббәт, яшь аермалары да зур түгел, өйләнешерләр, дип үз фикерләрен белдерделәр. Судья: “Әмма монда “мәхәббәт” аргументын суд кире кага, – диде. – Егет 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин”. Прокурор: “Закон каты, – диде. – Паша – балигъ яшендәге егет. Ә Маша – юк. РФның Җинаять кодексының 134нче маддәсендә каралганча, ирекле рәвештә интим мөнәсәбәткә керү монда роль уйнамый. Мин эш кузгатырга һәм Пашаны колониягә җибәрүне сорарга бурычлымын”.
Компьютер белән бәйле җинаятьләр
Мәктәп укучысы Дима классташының компьютердагы шәхси бите-аккаунтына онлайн-уен өчен пароль куеп керә һәм барлык “скиннарны” һәм уен предметларын икенче уенчыга 5 мең сумга сата. Залда утырган кайбер яшүсмерләр бу бит инде уен гына, дип акларга маташсалар да, судья белән прокурорның җаваплары катгый булды. Судья: “Кеше әйберенә кагылу – бу чын җинаять, Дима кылган гамәле өчен закон нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылачак”, – диде. Прокурор бу хәлне законсыз рәвештә компьютер мәгълуматларына керү (РФның Җинаять кодексының 272нче маддәсе) һәм караклык, дип бәяләде (РФның Җинаять кодексының 158нче маддәсе). Чөнки Дима бикне вата һәм шактый бәяле мөлкәтне урлый.
Машинаны йөрү өчен генә алып китсәләр
Алга таба “Хаталар бәясе” дигән блиц-сораштырулар үткәрелде.
1. Яшүсмер дәрестәге контроль эшне өзү өчен мәктәпкә мина куелган дигән ялган хәбәр тарата. Менә шушы гамәл буенча сораштырулар үткәрелде.
Залда утырган укучылар “Бу җинаять”, “Штраф салырга”, диделәр. Судья 700 мең сумга кадәр штраф (РФның Җинаять кодексының 207нче маддәсе) яки 5 елга кадәр колония, диде.
2. Бары тик йөрер өчен генә (урлау өчен түгел) машинаны алып китү эше каралды. Мондый очракта РФның Җинаять кодексының 166 маддәсе нигезендә чит машинаны йөрү өчен (урлау максаты белән түгел) алып киткән кешегә иң киме – штрафлар һәм иң күбе – 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.
Табылган картаны куллансаң нәрсә була?
1. Егет Тик Токка видео төшерү өчен үтеп баручының битенә перцовка сиптерә.
Залда утыручылар: “Бу кызык”, “Хулиганлык”, – диделәр. Бу РФ Җинаять кодексының 213нче маддәсе нигезендә корал/предметлар кулланып, хулиганлык эшләгән өчен 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Перцовка корал кебек бәяләнә.
2. Мәктәп укучылары банк картасын табалар. Шушы карта белән кибеттән 300 сумга чипсы һәм кола алалар.
Залда 300 сум күп түгел бит, карта хуҗасына акчаны кире кайтаралар да – шуның белән эш ябыла, дигән фикерләр яңгырады.
РФның Җинаять кодексының 158нче маддәсе 3нче бүлегендә каралганча, карта счетыннан акча урлау ул авыр җинаятькә керә, диде судья. Гаепле 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Карта исәбеннән күпме акча алу әһәмиятле түгел. Бер кап чипсы өчен суд каршына басу гомерлеккә кара тап булып калачак.
3. Телефонда мәктәп төркемендә бер яшүсмер классташы турында ямьсез сүзләр яза һәм аның фотосын фотошопка куя. Кешене мыскыл итәргә ярамый. Кешене мыскыл иткән өчен РФның Административ хокук бозулар турында кодексының 5.61 маддәсе нигезендә яшүсмернең әти-әнисенә штраф һәм бала комиссиягә исәпкә басачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев