erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Язгы чәчүгә әзерлек

«Россельхозцентр» филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

Арча районы хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Чәчәсе орлыклар тикшерелеп, аларның чәчүлек сыйфатлары, орлыклар аша күчә торган авырулар фитоанализ ярдәмендә билгеләнеп һәр партия орлыкка рекомендацияләр әзерләнде. 2026 елның 2 апрелендә елдагыча беренчеләрдән булып, "Игенче" агрофирмасы хуҗалыгы чәчәсе язгы бөртекле культураларны агулау эшләренә кереште. Язгы чәчүгә барысы 1500 тонна арпа, бодай, солы һәм борчак культуралары чәчеләчәк. Орлыкларны эшкәрткәндә авыруларга каршы фунгицидлар, тигез көчле шытымнар алу өчен төрле стимуляторлар, микроэлементлар һәм үсемлекләргә тишелеп чыккач зыян китерә торган бөҗәкләргә каршы инсектицидлар катнашмасы белән эшкәртелеп куела.

 Агуланган орлыкларның сыйфатын, дөрес нормаларда куллануын билгеләү өчен пробалар алып "Россельхозцентр"ның Татарстан республикасы лабораториясенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре