erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язмышларда шулай язылгандыр

1941 елның 22 июненнән соң бар тормышның асты өскә килә, миллионлаган кешеләрнең киләчәккә планнары җимерелә, өметләре өзелә.

Сугыш башланганда Вәлиуллага 5 ай гына була, апасы Мәрфугага 3 яшь. Әтисен 21 июльдә сугышка алалар. Әниләре Мәпдүхә ике баланы алып туган ягы Башкортстанга кайта. Чөнки алар яшәгән Ленинград өлкәсендә калырга куркыныч була инде. Әниләре әти-әнисе янына кайтып егыла. Ә анда үзләре дә сигез җан, артык кашык кемгә кирәк?
Бичара ана  балаларын алып иренең туган ягы – Татарстанның Мөслим районы, Бүләк авылына юл тота. Ә анда иренең энесе Сәгыйдулла гаиләсе яши. Хуҗа кеше үзе сугышта, хатыны Мосалия аларны үз йортларына сыендыра.
Алда зур бәхетсезлек көткән икән – күпне күргән ана үлеп китә. 1944 елда Вәлиулланы балалар йортына тапшыралар. Анда 1955 елга кадәр тәрбияләнә.  Ул балалар йортында вакытта апасы Мәрфуга да бу якты дөньяны калдырып киткән була. Малай бөтенләй диярлек ятим кала, әтисеннән дә хәбәр юк...
Вәлиулланы 8нче сыйныфны тәмамлагач Казандагы һөнәр училищесына алып баралар. Әмма кыска буйлы малайны кабул итмиләр. Бераз үсеп икенче елны килгәч кабул итәләр үзе. Анда слесарьлыкка укый...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язманың дәвамын газетаның 12 май саныннан укый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев