Җиңүчеләргә бүләкләр
2 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыклардагы сиптергечләрне иң яхшы әзерләүчеләргә район башлыгының бүләкләрен тапшырды.
Үзйөрешле сиптергечләр арасында беренче урынны “Ак барс” агрокомплексыннан Таһир Сабирҗанов һәм “Курса МТСы” ширкәтеннән Рәйхан Галимуллин алды.
“Яңарыш” ширкәтеннән Илдус Кәримов – икенче, “Кырлай” ширкәтеннән Әнис Абдрахманов өченче урында.
Тагылма сиптергечләр арасында “Кызыл Яр” ширкәтеннән Илдус Шәрипов – беренче, “Ашыт” ширкәтеннән Искәндәр Гомәров – икенче, “Северный” ширкәтеннән Фәрит Сафин өченче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев