Җиңүчеләргә – бүләкләр (фоторепортаж)
Җиңүчеләргә – бүләкләр
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 29 апрельдә апрель ае йомгаклары буенча җиңү яулаган терлекчеләргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында “Кишет” ширкәтеннән Лилия Сәләхиева, Рәзилә Мәҗитова, Фәрдүс Әхмәтгалиев, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Гөлгенә Шакирова, Зөлфия Мортазина, Альберт Семенов, “Заря” ширкәтеннән Татьяна Ямниева, Мөслимә Әхмәтова, Гүзәл Галәветдинова, “Ташкичү” ширкәтеннән Нияз Фәхретдинов, Әлфия Галәветдинова, Лилия Шәрәфетдинова бар.
Район башлыгы җиңүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, якынлашып килгән бәйрәмнәр белән котлады,уңышлар теләде.
Илшат Нуриев “Ташкичү” ширкәте баш ветеринария табибы Айдар Вафинны 50 яшьлек юбилее белән котлады, аңа ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район башлыгы хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән кызыксынды, җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев